фото
Кукмара һәм Мәлки керәшеннәре җырулары тупланган китапларның презентациясе
Басмаларда Мәлки һәм Кукмара керәшеннәренең музыкаль-шигъри культурасы үрнәкләре, этнографик очерк тәкъдим ителгән, шулай ук керәшеннәрнең хәзерге йола культурасының үзенчәлекләре турында мәгълүмат бирелгән.
26 январьда Я.Емельянов исемендәге мәдәни үзәктә «Мәлки керәшеннәренең музыкаль-шигъри традициясе» һәм «Кукмара керәшеннәре. 2021 елгы фольклор-этнографик экспедиция материаллары» дип исемләнгән ике җыр җыентыклары презентацияләнде.
Нет комментариев