Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Гөргөри дәдәйне сагынып...

Шагыйрь, дәүләт эшелеклесе, танылган карендәшебез Григорий Родионовның (әдәби псевдонимы – Гәрәй Рәхим) арабыздан китүенә – бер ел.

Узган елның 6 сентябрь иртәсе, һич көтелмәгән кайгылы хәбәре белән, редакция ишеген какты: “Гөргөри дәдәй киткән...”. Ничек инде? Үз күңеленә тиң сары балкыш көзләргә кермәгән, яшәүне, кешеләрне ярату тулы яңа шигырьләрен язарга өлгермәгән килеш китеп барганмы? Безнең белән хушлашмаган да килешме?!

Соңгы килүендә, “танышларыма да, Дәүләт советындагыларга да бирәм”, дип, шатлана-шатлана, бер кочак “Туганайлар” күтәреп киткән иде. Юбилее алдыннан редакциягә алып килгән журналларын, язмаларын тапшырырга онытканымны искә төшереп, артыннан йөгереп тә чыккан идем. Әмма ул инде китеп өлгергән иде шул. Һавада аңа эндәшүем генә эленеп калды: “Гөргөри дәдәй-әй!” Ярый, икенче килүендә бирербез әле дип уйладым. Ул бит әле киләсе иде, бергәләп, газетага тагын язмалар әзерләрбез дип тә сөйләшкән идек. Язылачак әсәрләрен дә “Туганайлар”га бирергә нияте бар иде аның.

Әйтеп бетермәгән сүзләре, җанына ерак яшергән яралары да булгандыр, булмый калмагандыр Гөргөри дәдәйнең. Үз керәшеннәре арасыннан, әдәби псевдоним белән исем-фамилиянең бер үк булмаска мөмкинлеген аңламыйча,  аңа усаллык  таягы атучылар да аз булмагандыр. Читләр тегермәненә су коя дип тә гаепләгәннәрдер, бәлки. Нишлисең, “бүлгәлә дә хакимлек ит” дигән принцип өстенлек иткән заманда, халыкны кем кая тели шунда тарткалый, нинди фикер тели, аңына шуны сеңдерә ала шул... Әмма ни-нәрсә генә булса да, керәшеннең асыл улы Гөргөри үзенең иҗаты, үзенең әсәрләре белән, халыкны дөньяга танытты.

Табигатьтә, шагыйрьләргә илһам биреп, тагын көз тантана итә. Әмма ул сихри мизгелләрне ак кәгазьгә ак хисләр итеп тезәргә Гөргөри дәдәй генә юк. Шагыйрь Гәрәй Рәхим булып әдәбият мәйданына килеп кергән, соңгы сулышынача поэзиягә, әдәбияткә тугрылыклы булган керәшен егете Григорий Родионов кына юк инде. Ул яшәгән Казан урамнарындагы (һәм туган авылы Федотовкада да!) агач-яфракларга көз ае шагыйрьнең шигырен сары балкыш итеп тарата:

“Мин китәм… Минем урынга

Бәхет иңсен бу илгә”.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев