12 гыйнвар 2012 яңалыклары
-
12 гыйнвар 2012 - 10:15“Том и Джерри”мы, “Леопольд маҗаралары”мы?...Хәтерлим, кечкенә чагымда һәр якшәмбе көндезге сәгать бердә күрсәтелә торган "В гостях у сказки" тапшыруын түземсезләнеп көтеп ала торган идек. Бүтән чакта без - бала-чага, уеннан аерыла алмасак та, ул башланыр вакыт житсә, "дәррәү" өйләргә таралышабыз. Дөньябызны онытып, аклы-каралы экранга кереп китәрдәй булып, әкият карыйбыз - әйтерсең лә, могҗиза эченә...
-
12 гыйнвар 2012 - 10:10ШУЛАЙ БЕРЧАК ЯҢА ЕЛДАЯңа ел бәйрәмнәре вакытында шатлыклы вакыйгалар да күп була, кайгылылары да очрап тора. Алар, күңелдә уелып, хәтер сандыгына салына. Шул "сандык"та сакланганнарының кайберләре еллар үткәч тә яңарып, күңелләрне кузгата, рәхәтләндереп көлдерә яки күзләрне яшьләндерә.
-
12 гыйнвар 2012 - 10:08Гомер буе җырлап яшәдекЯңа елның шушы көннәрендә Зәй районы Поповка авылында гомер кичерүче Нина һәм Иван Маклаковлар семьясында зур юбилей - аларның тормыш корып бергә яши башлауларына 55 ел булган. Алар турында кызлары Зинаида җылы эчтәлектәге хат язып җибәргән.
-
12 гыйнвар 2012 - 10:01Мин бәхетле анаӘле күптән түгел генә 80 яшемне тутырдым. 80 яшь бик озын гомер булса да, күз ачып йомган арада үткән дә киткән икән. Барысын күз алдыннан уздырып, гомер йомгагымны сүтеп утырам. Аллага шөкер, йөз кызартырлык, уфтанырлык эшләр кылмадык. Дөрес, тормыш безне үчти-үчти итеп, аркадан сыйпап кына үстермәде. Балачагым "кулак кызы" дигән...
-
12 гыйнвар 2012 - 09:59Хәтер калдыБарлык карендәш-ләребезне, "Туганайлар" гәҗите коллективын Яңа еллар, Рождество бәйрәмнәре белән котлап, яңа - 2012 елда барчабызга да исәнлек теләп калам. Хат язарга утыруымның тагын бер сәбәбе бар. Берничә көн элек Рождествоны билгеләп үттек. Православие денен тотучыларның, шул исәп-тән, керәшеннәрнең дә, иң олы бәйрәме ул Рождество. Россия каналларыннан бу көнне Рождествога...
-
12 гыйнвар 2012 - 09:50“МЕДТЕХНИКА” – СӘЛАМӘТЛЕК САГЫНДАТүбән Кама шәһәре "Медтехника" ачык акционерлык җәмгыяте сәламәтләндерү учреждениеләрен медицина аппаратлары белән тәэмин итү һәм аларга сервиз хезмәте күрсәтү базарында инде 22 ел лаеклы урын алып тора. "Медтехника" хезмәткәрләре - медицина технологияләре өлкәсендә югары квалификацияле белгечләр. Аларның күпьеллык тәҗрибәсе һәм өзлексез график буенча эшләүләре һәртөрле техник проблемаларны тиз арада чишә...
-
12 гыйнвар 2012 - 09:44Ул – авылның горурлыгы иде5 январь көнне иртәнге сәгать өчтә Чиләбе өлкәсе Сарашлы авылының тарихи музее янып көлгә әйләнде.
-
12 гыйнвар 2012 - 09:42Красноярскида да безнекеләр яшиУзган елның октябрь ахырында Мамадышта узган отец Василий-Тимофеевның тууына 175 ел тулуга багышланган конференциядә Красноярск якларында туып-үскән Анатолий Джовартович Андреев дигән кеше белән таныштым. Анатолий Джовартович керәшен кешесе. Ничек итеп бу конференциядә катнашуы, Красноярск өл-кәсендә булган керәшен авыллары турында кызыксынып, берничә сорау белән мөрәҗәгать иттек.
-
12 гыйнвар 2012 - 09:40Изгелек җирдә ятмасЯр Чаллы шәһәренең Сидоровка бистәсендәге чиркәүгә руслар белән бергә керәшеннәр дә күпләп йөри. Монда службалар үтә, воскресная школа эшли.
-
12 гыйнвар 2012 - 09:31Чаллыда Нардуган15 январь көнне 14 сәгатьтә Чаллы шә-һәренең Сара Садыйкова исемендәге концертлар залында Нардуган бәйрәме узачак. Бәйрәмнәргә рәхим итегез!