Туганайлар

Ул – авылның горурлыгы иде

5 январь көнне иртәнге сәгать өчтә Чиләбе өлкәсе Сарашлы авылының тарихи музее янып көлгә әйләнде.

1995 елда ачылган бу музей репрессиягә эләгеп авылыннан сөрелгән казак Иван Дюскин йортында урнашып, үзе дә тарихи һәйкәл булып санала иде. 120 ел элек карагай агачтан салынган затлы йорт эчке яктан штукатур, тышкы яктан кирпеч белән тышланган булганга, уртада калган коры бүрәнәләргә капкан утны сүндерү берничек тә мөмкин булмый. Пожарниклар пыскып янып утыручы стеналарны җимерергә мәҗбүр булалар. Ут капкан түбә бик тиз ишелеп төшү сәбәпле, экспонатларны коткару берничек тә мөмкин булмый. Тикшерү эшләре әле төгәлләнмәсә дә, ут түбәдәге төзек булмаган электр чыбыкларыннан чыккан, дигән версия бар.

Элеге казаны авыл халкы зур югалту дип бәяли. Биредә туган төбәкне, археология-не, нагайбаклар тарихын һәм культурасын өйрәнү түгәрәкләре эшли, милли чаралар уза иде. Сишәмбе көннәрендә музей иман йорты ролен дә үтәде. Озак еллар элек җимерелгән Сарашлы чиркәвенең изге иконалары да нәкъ биредә сакланды. Дөньяга өч герой үстереп биргән авыл аларның күз карасыдай сакланган шәхси әйберләрен дә югалтты.

- Миннән музейда нинди кыйммәтле әйберләр бар иде, дип сорыйлар, - ди музей директоры Зоя Васильева. - Бездә кыйммәт булмаган бер нәрсә дә юк. Һәрбер экспонатка җан җылысы салынган, һәрберсе кемнеңдер газиз, үзеннән өзеп алып киленгән, әби-бабасыннан, якыннарыннан истәлек булып калган әйберләр. Араларында Башкортстан җирләреннән үк килгән борынгы, кыйммәтле экспонатлар бар иде. Аларны акчага күчереп буламыни? Музей минем өчен эш урыны гына түгел, яшәү рәвеше дә иде. Мин үзем, семьям, балаларым аңа җаны-тәне белән береккән. Алга таба ничек яшәячәгемне күз алдыма да китерә алмыйм. Бөтен музей хезмәткәрләре кара хәсрәттә. Иртәгә эш көне... Миңа нишләргә? - ди югалып калган директор.

Бу сорауга җавапны сарашлылар Нагайбак районы администрациясе җи-тәкчелегеннән көтәләр. Авылдашлар фикеренчә, Сарашлыны авылның горурлыгы булган бу музейдан башка күз алдына да китереп булмый. Күрше Париж авылының Эйфель башнясы булса да, ул нагайбаклар өчен ят әйбер, ә безнең тамырларыбыз, кендегебез шушы изге йортка береккән иде, анда безнең җаныбыз да янды, диләр алар.

Музейдагы 1139 экспо-натның фото, копияләре, аңлатмалары барысы да электрон архивларда саклануы хезмәткәрләрнең күңелен бераз юата. Тик аларны кайтарып алып булмавы гына аяныч.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Реклама
  • 4 май 2018 - 16:28
    Правнуки рассказывают о своем прадеде (http://pestrecy-rt.ru/)
  • Закрытие IV Форума кряшенской молодёжи Фоторепортаж
  • Волнуют ли кряшенскую молодёжь вопросы семьи? ФОТОРЕПОРТАЖ
  • "Айбагыр" Олы көн 2018
  • Чему научились делегаты Форума на мастер-классах ФОТОРЕПОРТАЖ
  • Открытие IV форума кряшенской молодёжи ФОТОРЕПОРТАЖ
  • Как делегаты IV Форума провели первый день
  • В Кировской области впервые прошел семинар по наследию кряшен
Ночной режим