Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Конверт эчендә хат

Мин бәхетле ана

Әле күптән түгел генә 80 яшемне тутырдым. 80 яшь бик озын гомер булса да, күз ачып йомган арада үткән дә киткән икән. Барысын күз алдыннан уздырып, гомер йомгагымны сүтеп утырам. Аллага шөкер, йөз кызартырлык, уфтанырлык эшләр кылмадык. Дөрес, тормыш безне үчти-үчти итеп, аркадан сыйпап кына үстермәде. Балачагым "кулак кызы" дигән...

1957 елда үз авы-лыбызның Сергей дигән егеткә кияүгә чыктым. Менә инде 54 ел буе, шатлыкларны да, кайгыларны да уртак итеп яшәп ятабыз. Биш ул таптым, балалар үсеп килгәндә, яңа йорт салып чыктык. Ходай бит биреп тә сыный, алып та сыный. Яңа йортыбыз бер сәгать эчендә янып көлгә әйләнде. Ходай ярдәме белән яңадан йорт, каралты-кура, мунча җиткердек. Струкның бер башында Сергей булса, икенче башында гел үзем булдым. Биемем балаларны карады, ашарга пешерде. 29 ел бергә яшәп, авыр сүз әйтешкәнебез булмады, аның да урыны очтомакта булсын. Малайларның бишесен дә армиягә озаттык, икешәр ел хезмәт итеп кайттылар. Язмыш олы сынау әзерләп торган икән: бер улыбыз, ике баласын һәм хатынын калдырып, якты дөньядан китеп барды. Киленебезгә рәхмәт, балаларны, ким-хур итмичә, игелекле кешеләр итеп үстерде. Калган улларыбыз да, семьялар корып, матур гына яшәп яталар, илгә-көнгә хезмәт итәләр. Сергей белән бер-беребезне саннап, хөрмәт итеп яшәгәнгәдер, Ходай безгә тигез гомер бирде. Балаларыбыз да тәртипле, кешелекле булдылар, Аллага шөкер. Юбилеемны зурлап үткәрәбез, дип торалар. Шатлыклы минутларым белән бүлешәсем килеп, сезгә язып җибәрергә булдым.

Барыгызны да Яңа еллар белән котлыйм. Илләребез имин, тормышларыбыз бөтен булсын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Туганайлар ана