Конверт эчендә хат

Хәтер калды

Барлык карендәш-ләребезне, "Туганайлар" гәҗите коллективын Яңа еллар, Рождество бәйрәмнәре белән котлап, яңа - 2012 елда барчабызга да исәнлек теләп калам. Хат язарга утыруымның тагын бер сәбәбе бар. Берничә көн элек Рождествоны билгеләп үттек. Православие денен тотучыларның, шул исәп-тән, керәшеннәрнең дә, иң олы бәйрәме ул Рождество. Россия каналларыннан бу көнне Рождествога...

ТНВ каналы "Татар кухнясы серләре" тапшыруын Рождество кухнясына багышлый, дигән хәбәрне "Туганайлар"дан укыгач бик шатландык. Эфирга чыгу вакыты - 7 январь 16 сәгать 30 минут дип күрсәтелгән иде. Тик телевизор каршысында күпме генә көтеп утырсак та, Рождество күчтәнәче күренмәде. Тагын алдандык...

Дөрес, без көткән Рождество күчтәнәчен 8 январь көнне күрсәттеләр күрсәтүен, тик "кызыл күкәй көнендә кадерле", ди халык. Һәм дөрес әйтә. 8 январьда инде безнең күңел төшкән, җанга яра салынган иде. Тагын бер тапкыр үзебезнең беркем түгел икәнебезгә ышандык. Яңа елны үпкә белән башлау әйбәт түгел дә, гел-гел эчкә йоту да файдага түгел бит. Телебез уртак, хокукларыбыз тигез, денебез генә төрле, дибез дә, чынында, алай булып чыкмый шул. Тагын хәтерне калдырдылар.


Туганайлар Рождество ТНВ Секреты татарской кухни

Нет комментариев