Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять бу, җәмәгать

Красноярскида да безнекеләр яши

Узган елның октябрь ахырында Мамадышта узган отец Василий-Тимофеевның тууына 175 ел тулуга багышланган конференциядә Красноярск якларында туып-үскән Анатолий Джовартович Андреев дигән кеше белән таныштым. Анатолий Джовартович керәшен кешесе. Ничек итеп бу конференциядә катнашуы, Красноярск өл-кәсендә булган керәшен авыллары турында кызыксынып, берничә сорау белән мөрәҗәгать иттек.

- Анатолий Джовартович, сезнең тамырларыгыз кайсы яктан?

- Минем бабайлар 1910 елны хәзерге Кукмара районы Үрәсбаш авылыннан чыгып киткәннәр. Нәрсә мәҗбүр иткәндер, бәхет эзләп киткәннәрме, эзәрлекләүдән качканнармы, белмим. Ә менә бераз үсә төшкәч, безнең якларда кешеләрнең сөргенгә җибәрелгәннәре дә, кулак итеп сөрелгәннәре дә күп икәнлеген ишетә идем - дип башлады ул үзенең сүзен. - Мин үзем Красноярск өлкәсе Пиров районындагы Петропавловка авылында туып үстем. Авылда керәшеннәр яши. Керәшенчә сөйләшеп үстек, мәктәптә башлангыч белемне дә үзебезчә укыдык. Соңрак уку, аралашу да русчага күчте. Хәзер инде авылда 10-15 йорт калды. Авыллар бетә.

- Керәшеннәр турындагы яңалыкларны каян ишеттегез?

- Мин хәзер Мәскәүдә яшим, "Боевое братство" Бөтенроссия ветераннар җәмгыятендә эшлим. Бер хәрби журналда керәшеннәр турында кызыклы гына язма укыдым. Кызыксынып, интернеттан эзли торгач, Татарстан керәшеннәре оешмасы, "Туганайлар" газетасы, керәшен авыллары турында күп информацияләр таптым. Людмила Белоусова белән элемтәгә кердем. Һәм, күрәсез, бабамнарның туган җиренә кайту өчен мөмкинлек тә туды. Красноярскида керәшеннәр күп яши. Менә биредә аралашуга, керәшеннәрнең бер-берсен туганнардай якын күрүләренә сөенеп йөрим. Элек тә үзебезнең якларга кайтып, керәшеннәрне табып, очраштырасы килү теләгем бик көчле иде. Хәзер тагын да ныгый бара.

- Красноярск өлкәсендә керәшен авыллары тагын да бармы соң?

Үзебезнең районда гына да алар тугыз - Петропавловка, Троица, Комаровка, Яңа Троица, Балаковое, Зур Кит, Первомайский, Кириково авыллары. Дөрес, алар зур түгел, күбесе 60-70 хуҗалыклы. Кайберләрендә руслар белән керәшеннәр катыш. Ләкин керәшеннәр күбрәк. Керәшенчә итеп хәзер картлар гына сөйләшә диярлек. Менә үземне дә, аңласам да, сөйләшә беләм, дип әйтә алмыйм.

- Гореф-гадәтләр сакланамы икән?

- Рождество, Пасха бәйрәмнәрен гел бәйрәм итәләр, совет власте тыйганда да туктамадылар. Менә хәзер материаллар да, информация дә күп. Чагыштырып, өйрәнергә була. Бер нәрсә бәхәссез - әби-бабайлардан күчкән йолалар, гореф-гадәтләр тиз генә югалмый да, онытылмый да. Ә менә тел - югалды.

- Сезнең изге теләкләрегез тормышка ашуда "Туганайлар" ярдәм итә алса, без һәрвакыт әзер. Газета архивында керәшеннәр турында бай информация саклана. Кызыклы җавапларыгыз өчен рәхмәт.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев