Керәшен герое очучы Ольга Санфированың язмышы фаҗигале дә, сокланырлык та
Самарада туган керәшен кызы, Советлар Союзы Герое Ольга Санфирова Бөек Ватан сугышы башлангач та фронтка җибәрүләрен сорый.
Ольга Санфирова (02.05.1917 — 13.12.1944) 1940 елда Ольга Батайск авиамәктәбен тәмамлый. Бөек Ватан сугышы башлангач та фронтка җибәрүләрен сорый. Ольганы яңа төзелгән хатын-кызлардан торган төнге бомбардировщиклар полкына кабул итәләр.
Сугышка китәр алдыннан үткәрелгән күнегүләр вакытында Ольганың эскадрильясында (ул эскадрилья командиры урынбасары була) хезмәт иткән 4 кыз һәлак була, үзенең самолеты да зыян күрә. Санфированы трибунал гаепле дип таба һәм 10 елга ирегеннән мәхрүм итәргә карар чыгара. Ольганы яхшы белгән полк командиры аны фронтка җибәрүләрен сорый һәм бу сорау канәгатьләндерелә.
Ольга Санфированың экипажы (штурманы — Руфина Гашева) полкта иң яхшылар рәтендә була, алар фашистларны бомбага тоту буенча йөзләгән очыш ясыйлар. Ольга тиздән эскадрилья командиры дәрәҗәсенә күтәрелә. Сугышта күрсәткән батырлыклары өчен О. Санфирова Кызыл Байрак, Александр Невский, 1-дәрәҗә Ватан сугышы орденнары белән бүләкләнә.
Сугышчан дуслары Ольганы Леля дип йөртәләр, чөнки документларда аның милләте татар дип язылган була.
Капитан Ольга Санфирова дошман тылына барысы 630 сугышчан очыш ясый, 77 тонна бомба ташлый. 1944 елның 13 декабрендә чираттагы заданиедән кайтканда аның самолетын дошманнар атып төшерә. Очучы кызлар парашют белән сикерә һәм үзебезнекеләр ягына чыкканда О.Санфирова минага эләгеп һәлак була, ә штурманы Р. Гашева исән-сау фронт линиясен чыга ала.
Батыр карендәшебезгә үлгәннән соң Советлар Союзы Герое исеме бирелә, бүләкләү кәгазенә Константин Рокоссовский кул куя.
Ольга Санфирова Гродно шәһәрендә туганнар каберлегендә күмелгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев