Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Бессмертный полк. Кряшены

Үлемсез полк. Керәшеннәр. Панфил Журавлев.

Панфил Тихонович 1903 елда Зәй районының Сарсаз-Баграж авылында туган.

Бөек Ватан сугышы башлангач, 1941 елның 25 августында Зәй хәрби комисариаты тарафыннан сугышка алына.

Икенче Белоруссия фронтында фашистларга каршы көрәшкән. Сугышта 1945 елның апрелендә күрсәткән батырлыгы өчен олы бүләккә лаек була. “Батырлык өчен”, “Сугышта күрсәткән батырлыклары өчен” медальләре белән бүләкләнә. Ефрейтор булып хезмәт итә.

1980 елда вафат була.

Быел “Үлемсез полк” акциясенең форматы үзгәртеләде. Традицион йөреш булмый. Һәркем үз герое турында сөйләү өчен үзенә уңайлы булган ысулны сайлый ала: мәсәлән, ветеранның сурәтен автомобильгә, киемгә яки бейджикка урнаштырырга була, шулай ук социаль челтәрләрдә аватарларга да шушы фотоны куярга мөмкин.
Панфил бабайның оныгы Юрий Журавлев Бөек Җиңү көне якынлашкан көннәрдә бабасы портретын “КамАЗ”ы тәрәзәсенә куеп, җиңүче бабасы белән горурланып йөри. Ә Чаллыда яшәүче оныкчыклары күп еллар инде “Үлемсез полк” акциясе кысаларында ерак бабаларының батырлыгы турында сөйли.
Клара Ермолаева.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев