Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Бессмертный полк. Кряшены

Үлемсез полк. Керәшеннәр: Михаил Чукуров

Михаил Семенович Чукуров 1925 елның 5 ноябрендә Теләче районының Янсуар авылында туа.

1943 елны 17 яшьлек егет Кызыл Армия сафларына алына. 1944 елның февраль аеннан Сурка ( Марийск АССР) елгасы буенда 363 нче укчы запас полкта хезмәт итә.

Хәрби хезмәт юлын Польшада башлый. 1944 елның февралендә өлкән сержант исеменә лаек була.

Беренче Белоруссия фронтында 40 – артиллерия полкының элемтәчесе булып фашистларга каршы көрәшә.

1944 елның ноябрь аенда Висла елгасында элемтә белән плацдармны тотып тора. Элемтәне өзмәс өчен аңа Висла елгасын өч тапкыр йөзеп чыгарга туры килә hәм ул “За боевые заслуги” медале белән буләкләнә.

Чукуров Михаил Семенович немец илбасарларына каршы көрәштә күрсәткән батырлыгы hәм кыюлыгы өчен Бөек Ватан сугышы орденнары, бихисап медальләр белэн буләкләнә: “За участие в боях при прорыве обороны немцев на западном берегу Вислы южнее Варшавы от 16 января 1945 года”, “за участие г. Радом от 16 января 1945 года, за вторжение в пределы Браденбургской провинции от 31 января 1945 года”, “за участие в боях на реке Одер и за ликвидации окруженной группировки противника юго-восточного Берлина от 2 мая 1945 года”.

Михаил Чукуров элемтәче була. Ә бервакыт ул немецларныә 3 пушка hәм 1 пулеметын юкка чыгаруга ирешә. Бу батырлыгы өчен СССР Югары Совет Президиумы боерыгы нигезендә ул зур буләк - Кызыл Йолдыз ордены белән буләкләнә.

Берлин янындагы каты бәрелештә ике аягы да җиңелчә яралана. Сугышны Эльба елгасы янында тәмамлый.

Сугыштан туган якка 1949 елда шактый гына орден, медальләр белән кайта: “Орден Отечественной войны l степени”, “За освобождение Варшавы”, “За взятие Берлина”.

1950 елда гаилә кора. Тракторчылар курсына укырга бара hәм тракторчы hөнәрен үзләштерә. Ильич исемендәге колхозда склад мөдире, кассир булып хезмәт итә. Лаеклы ялга чыгар алдыннан болында су сиптерү җайланмалары белән эшли.

Тормыш иптәше Александра Павловна белән алты бала тәрбияләп үстерәләр.

2000 елның 8 сентябрендә вафат була.

 

Екатерина Яковлева.

Питрәч районының Янсуар авылы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев