Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Белемнек

Үлгән кешене чиркәү кушканча искә алу йоласы

Электән үк, үлгән кешенең туганнары һәм танышлары билгеле искә алу көннәрендә бергә җыелып, Ходайдан үленең җазыкларын җарлыкавын һәм аны Күк Патшалыгына ирештерүен сорап келәү иткәннәр.

Чиркәүгә укырга биреп һәм зиратта булганнан соң, туганнар үлгән кешене искә алу ашы үткәрәләр. Ашка якыннар белән бергә мохтаҗлар – ярлы һәм аз керемле кешеләр чакырыла. Үле ашы үткәрү – ул үлгән кеше өчен келәү итеп, җыелучыларга христианча хәер өләшеп, үлгән кешегә ярдәм итү.

Үлгән кешене искә алу өчесе, тугызы, кырыгы көннәрендә, елы тулгач һәм чиркәү билгеләгән искә алу көннәрендә үткәрелә. Өчесе Иисус Христосның терелеп торуы хөрмәтенә үлгәннең өченче көнендә үткәрелә.Иисус Христос үлгәч, өченче көнне терелеп торган күк, бу үлгән кешене дә Ходай терелтеп, мәңге тормышка кертсен дип теләк итәләр.

Фәрештәләр җан тәннән аерылганның тугызынчы көнендә үлене Ходай каршысына китерәләр. Якыннары бу көнне аның җаны Күк Патшалыгына һәм оҗмах рәхәтләренә ирешсен өчен келәү итәләр.

Кырык көннән соң сынаулар (мытарстволар) бетә, җан өченче тапкыр, фәрештәләр тарафыннан, Ходай каршысына югарыга күтәрелә. Ходай аның җирдәге тормышына, дин тотуына, Чиркәү һәм якыннарының теләк итүләренә карап, аның Соңгы сорау (Страшный суд) алдындагы урынын билгели.

Үлгәненә бер ел булгач, олы аш уздырыла. Елын уздыру – үлгән кешенең Күк Патшалыгында мәңгелек яңа тормыш өчен тууын аңлата.

Ходай каршына киткән кешенең җанына ярдәм итү өчен, ашны православие кушканча уздырырга кирәк.

Аш алдыннан якыннарының берсе янган шәм яки лампа каршында 17нче кафизманы укый.

Келәү иткәндә өстәлдә дә, изге тәреләр каршысында да шәмнәр янып торсын, келәү итеп бетергәч, тагын ашар алдыннан әйтелә торган иманнарны җырлыйлар: “Эй, Кюктяге Атабыз...”ны

Аннары: “Эй, Ходай, бар кешеляр дя Сиҥа ӧмӧт тотып торалар...”ны җырлагач, Атаның, Улның, Святый Тынның исеменә, аминь, дип өстәлергә, кач кылырга кирәк. Ашарга утыргач та, иң беренче, икмәк (тәбикмәк) белән бал алып, үлгән кешене искә алып кабалар.

Керәшеннәр арасында Алла Тәгаләсе дигән сүз бар, ул бик тиешсез сүз, без Христос динендәгеләргә, бу сүзне телгә алу бер дә ярамый.

Өстәлгә үлгән кеше өчен аш-су приборлары куярга кирәкми, иң начары – портрет каршына бер стакан аракы һәм ипи кисәге кую. Бу да тиеш эш түгел.

Үлгән кеше ашында барлык ашамлыкларны да ашагач, торып, “Эй Христосъ! Ӱз мяндяҥнен жанын...”ны җырлыйлар да, тагы утырып, кесәлдән авыз итеп, үлгән кешене искә алалар.

Үлгән кешене искә алу көне уразага туры килсә, ураза ашы гына әзерләнергә тиеш. Олы ураза я Спас уразасы булса, балык та рөхсәт ителми. Ураза булмаса, бөтен ашамлыклар да ярый, алай да аракы, бүтән исерткеч эчемлекләр эчәргә дә үле ашында рөхсәт ителми. Аш Аллага җараулы булсын дип, үлгән туганыбызның җанына файда китерсен дип, теләк белән генә үткәрелергә тиеш.

Ашап торгач әйтәләр:

“Эй, Аллабыз Христосъ! Жирдяге дяӱлятеҥ белян туйдырганыҥа Сиҥа тау итябез, Кюктяге дяӱлятеҥнян дя безне буш калдырма. Эй, Коткарыучы , ӧйрянӱчеляреҥ уртасына килеп, аларга тынычлык биргян кюк, безгя дя килеп, безне дә коткар”. Аннары: “Чыннап дӧрӧс тиешле...”не җырлыйлар. Аннары: “Эй, Коткарыучы!” иманын җырлыйлар: “Эй, Коткаручы, бу мяндяҥнен жанын...” шуның артыннан җазылганнарның барысын да әйтеп, “...мяҥгегя исеҥдя тот...”ны җырлагач, Аллага тау итеп, өйләргә таралалар. Бу искә алу көннәреннән соң, алга таба, чиркәү билгеләгән көннәрдә үлгән бәндә өчен чиркәүләрдә укырга бирәләр, зиратларга йөриләр.

(“Закон Божий” һәм керәшенчә “Молитвослов” кенәгәләреннән).

Бу темага: 

Үлгән кешене чиркәү кушканча күмү йоласы

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев