Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Белемнек

Үлгән кешене чиркәү кушканча күмү йоласы

Бу дөньяда беркем дә мәңгелек түгел. Вакыт җиткәч, адәм баласы кем булуына, ничек яшәвенә карамастан, бу дөньядан күчә. Аны тиешенчә итеп озатырга кирәк.

 Күп керәшен авылларында бүген дә күмү йоласы үтәлә, мәҗүсилек тә сизелә әле, чөнки авылларда чиркәүләр юк, хәтта бер дә иман җырлаучысы булмаган авыллар да бар. Күмү йолаларын, искә алу йолаларын үтәгәндә дә һәр авылның үз үзенчәлекләре бар. Һәркем үз ягыныкын дөрес дип уйлый. Шушыларны искә алып, күпсанлы укучыларыбыз соравына җавап итеп, бүген үлгән кешене чиркәү кануннарына туры китереп озату һәм искә алуларны язарга булдык.

Якыныгызның Алла каршына күчүен аңлап алгач та, җан тәннән аерылганда укыла торган иманны укый башлагыз. Яныгызда священник булмаганда, туганнар бу Иманны тулысынча үзләре укый алалар.

Иман укыган вакытта тәреләр алдында шәм һәм лампада кабызыла. Сабыйлар өчен (7 яшькә кадәрле балалар) Иман укылмый, чөнки бу яшьтә балалар үз җазыклары өчен җавап тотмыйлар.

Үлгәч тә үлене җылы су белән юалар. Юганда Святый Өчле иманы укыла: “Святый Алла, Святый Кодрәтле, Святый Үлемсез, безне җарлыка” яки “Эй, Ходай, җарлыка”. Үле өйдә вакытта гел лампада яки шәм янып тора. Юганнан соң үлгән кешегә чиста, мөмкин булса яңа киемнәр кигертәләр. Юуны, гадәттә, өлкән яшьтәге кешеләр башкара, андыйлар булмаса, теләсә кайсы туганы юа ала. Хатын-кызларны юганда хатын-кызлар гына катнаша.

Үлгән кешене гроб әзер булганчы тигез урынга куялар, чиркәүдән алынган иман сүзләре язылган күмү җәймәсе белән каплыйлар. Болар барысы да үлгән кешенең Ходайга җараулы булуын һәм хәзер дә Ходай яклавында калуын күрсәтә. Үлгән кешенең күзләре йомдырылган, авызы ябылган, уң кулы сул кулы өстенә качлап куелган, аяк-куллары соңгы саубуллашу алдыннан чишәр өчен бәйләнгән булырга тиеш. Үленең сул кулына кач яки күкрәк турысына изге тәре куела: ирләр өчен – Коткаручы төсе, хатын-кыз өчен – Алла Анасы төсе. Үлгән кешенең маңгаена Коткаручы, Алла Анасы һәм Иоанн Предтечи төсе төшкән кәгазь тасма – венчик куялар. Алар Святый Өчле иманы язуы белән уратып алынган була. Венчик Күк Патшалыгының символы (билгесе) булып тора. Кагыйдә буларак, венчик Иман язуы белән бер биттә басылган була. Чиркәүдә Иман-венчикны алганнан соң, венчикны кайчы белән кисәләр, ә Иманлы битне отпеваниедән соң свяшенник үленең кулына куя.

Үлене гробка салыр алдыннан, гробның эчен-тышын изге су белән аруландыралар.

Үлене гробка йөзен өскә каратып, баш астына мамыктан яки корыган үләннәрдән эшләнгән мендәр куялар. Алдан ук үзеңә мендәр эченә чиркәүдә аруландырылган тал, каен яфраклары, кипкән чәчәкләр тутырып, “үлем мендәре” әзерләү гадәте бар.

Гробны бүлмә уртасына, үленең башын тәреләр куелган якка каратып куялар. Гроб тирәли 4 шәм яндыралар: баш очына, аяк турысына һәм качлап куелган куллар тирәсенә ике яклап куела. Яндырылган шәмнәр качны аңлата һәм үлгән кешенең Чын Яктылык Патшалыгына күчүен күрсәтә.

Беренче көннәрдә үлгән кеше өчен теләк итү

Үлгән кешене юындырган һәм киендергәннән соң, “Җанның тәннән аерылуы...”н укый башлыйлар. Аны өйгә чакырылган священник укырга тиеш. Әгәр мондый мөмкинлек булмаса, иң якын туганнары, я танышлары укый.

Укуны түбәндәге Иманнардан башларга кирәк: Святый Өчле, Ходай иманы, аннан соң 12 тапкыр “Эй, Ходай үлгән мәндәләреңнең (исемен әйт) җаннарын исеңә ал... ”. Әгәр кеше өйдән читтә үлсә, үлгәнлеге турында хәбәр килгәч, шушы Иманны укырга һәм аннан соң үлгән кеше өчен Псалтирь укылырга тиеш.

Православие Чиркәве буенча,үлгәннәр өчен туктаусыз Псалтирь уку аны күмгәнчегә кадәр дәвам итә. Псалтирьны кеше үлгәч тә, аны искә алганда да, аеруча, үлгәннең беренче кырык көнендә гел укыйлар. Чиркәү, элекке заманнарда ук, үлгән кеше гробы янында изге китаплардан нәкъ менә Псалтирь укуны юкка гына куймый. Псалтирь уку – үлгәннәр өчен Ходайга инәлү – кайгыдагыларны юата, үлгәннәрнең азабын бетерә. Үлгән кеше янында дөнья хәлләрен, гомумән, сөйләшеп утыру тыела. Бөтен игътибар Псалтирь укучыда булырга тиеш.

Әгәр священник чакырылса, ул панихида үткәрә. Панихида – үлгән кешенең җазыкларын кичерүне һәм теге дөньяда җанын тынычландыруны сорап инәлү. Панихида вакытында аның белән саубуллашырга җыелган туганнары һәм танышлары шәмнәр яндырып торалар, бу аларның да киләчәк якты тормышка ышануларын күрсәтеп тора; панихида ахырына бу шәмнәр сүндерелә, бу безнең җирдәге тормышыбыз да янган шәм кебек ахырына җитмичә сүнәргә тиешлеген аңлаткан билге.

Өйдән гробны үлгән кешенең аякларын алга каратып алып чыгалар. Шул вакыт озатучылар: “Сятый Алла, Святый Кодрәтле, Святый Үлемсез, безнең җарлыка”ны җырлыйлар. Халык арасында гробны якын туганнары күтәреп барырга тиеш түгел дигән ялгыш караш бар. Ә чиркәү кушуы буенча үлене нәкъ менә туганнары һәм якыннары күтәреп барырга тиеш.

Отпевание

Үлгәннең өченче көнендә православие христианына чиркәүдә отпевание үткәрелә һәм шуннан соң ул күмелә.

Чиркәүгә алып кергәндә, үлгән кешенең аяк-кулларын чишәләр, гробны чиркәү уртасына – алтарьга йөзе белән, ягъни аякларын көнчыгышка, башын көнбатышка каратып куялар һәм 4 яктан да светильниклар яндыралар.

Отпевание – Изге Чиркәүнең Ходайдан үлгән кешенең җазыкларын кичерүен сорап инәлүе. Бу Иман тексты шунда ук священник тарафыннан үлгән кешенең уң кулына куела. Отпеваниедән башка христиан кешесенең җаны тынычлык тапмый.

Отпевание вакытында туганнары һәм якыннары  гроб янында шәм яндырып, священник белән бергә иман әйтеп торалар. Аннан соң шәмнәрен сүндереп, гробны әйләнеп чыгалар, кач кылып баш ияләр, рәнҗеткәннәре өчен гафу сорыйлар, маңгайдагы венчик һәм күкрәккә куелган тәрене үбәләр. Саубуллашканнан соң, тәрене гробтан алаллар һәм йөзен җәймә белән каплыйлар, священник үле өстенә кач формасында туфрак сибә һәм иман әйтеп, гроб капкачын яба, шуннан соң аны ачмыйлар.

Православиедә булмаганнарга, динне танымаганнарга, чумылмаганнар өчен отпевание һәм чиркүдә искә алу иманнары укылмый. Алар өчен туганнары үзләре өйдә генә укып, алар рухына хәер бирә алалар.

Чиркәү, шулай ук, үзен-үзе үтерүгәннәргә, үле туганнарга отпевание үткәрми.

Йогышлы авырудан үлгәннәрне дә отпеваниегә чиркәүгә алып кермиләр. Күмгән чакта яисә читтән торып  отпевание уздырыла.

Чиркәү булмаган җирләрдә отпевание читтән торып укыла, ягъни яңа гына җирләнгән кешенең каберенә чиркәүдә отпевать ителгән туфракны “Атаның, Улның, Святый Тынның исеменә Аминь” дип кач формасында сибәргә кирәк.

 Алланы таныган чын христиан кешесен җирләгәндә, музыкантлар чакыруны чиркәү хупламый.

Чиркәүдән гробны үленең йөзе – чыга торган якка, ә аяклары алга караган хәлдә алып чыгалар, бу вакытта Святый Өчлене җырлыйлар.

Кабергә үлгән кешенең йөзен көньякка каратып куялар. Гробны төшергәндә яңадан Святый Өчлене җырлыйлар. Барлык озата килүчеләр каберне күмгәнче, иман әйтеп, берәр уч балчык ыргыталар.

Кабер өстенә (христиан кешесенең аяк очына), көнбатыш якка каратып, кач куела.

Үлгән кешене Изге Пасха һәм Христос туган көнне күммиләр.

Бу темага: 
Үлгән кешене чиркәү кушканча искә алу йоласы

"Закон Божий" һәм "Молитвослов" кенәгәләреннән

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев