Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Белемнек

Изге Матрона - хатын-кызга ярдәм итүче әүлия

Изге Матрона тәресе янында теләк теләгәннән соң, балага узулары турында да күп ишетергә була. 8 март һәм 2 май көннәрендә Арыу Җыен изге Матронаны искә ала. Изге Матронага инәлү иманын да әзерләдек.

Изге Матрона Московская

Ул 1881 елда Тула өлкәсендә туа. 1952 елда үлә. Матрона тумыштан ук сукыр була. Бала вакыттан аяклары да йөрми башлый. Аның каравы, Матронада кешеләрне чирдән терелтү сәләте ачыла. Ул бик күпләргә ярдәм итә. Үзе үлгәч, Ходай арадашчысы булачагын әйтә. "Инде исән булмасам да, минем яныма килегез, үзегезнең хәсрәтләрегезне сөйләгез. Мин ишетеп торырмын да ярдәм итәрмен," - ди ул. Киләчәктә аның кабере янына йөрүчеләрнең бик азга гына калачагын, туганнары үлеп беткәч, каберенә килүче бөтенләй бетәчәген әйтә. "Бик күп еллар үткәннән соң, кешеләр минем турыда искә төшерәчәкләр. Ярдәм сорап, төркем-төркем булып киләчәкләр," - ди Матрона. Бу сүзләре хак булып чыга. Аның янына исәнлек, тазалык сорап баралар. Тәрене үпкәч үк савыгып, сәламәтләнеп китүчеләр турында да, бала таба алмаган хатыннарның, Изге Матрона тәресе янында теләк теләгәннән соң, балага узулары турында да күп ишетергә була. Матронага кайгы-хәсрәтләрен сөйләп, аннан ярдәм алган кешеләрнең, үлем сәгатьләре җиткәч тә ялгыз булмаячакларын, аларны үзе каршы алачагын әйтә Матрона.

Изге Матрона Тәресе янына роза чәчәкләре белән керәләр. Теләгән кешегә ул чәчәкләрнең таҗларын, яфракларын сыдырып бирәләр. Аларны чәйгә салып эчәргә, коена торган суыңа салып юынырга була. Кайберәүләр аларны, оберег сыман итеп, үз яннарында йөртәләр.

Изге Матронага инәлү иманы

"Эй бахетле ана Матрона! жаныҥ белян кюктя Алла престолы алдында тороб, тянеҥ белян жирдя жатыб, жугарыдан бирелгян дяӱлят арткылы äр-тöрлö кодрятляр агызасыҥ. Бöгöн кöйöклярдя, сызланыуда, жазык алдандырыуында кöннярен ӱткязеӱче без жазыклы мяндяляргя изгелекле кюзеҥне сал, салыб, без öмöтсöзлöктя торганнарны тынычландыр;Алладан безгя жазыкларыбыз сяятлей жибярелгян тöрлö жаман чирляребезне тöзят, безне äр- тöрлö бялялярдян, читен халлярдян коткар ;Ходайыбыз Iисусъ Христоска безнен öчöн инял:Ул безнен законсызланыуыбызны бетерсен эйе, без жазыкка жыгылганнарны торгозсын ыйы, булган жазыкларыбызны кичерсен эйе, алар белян без жяш чактан ук казерге кöнгя, сагаткя чаклук жазыкландык шул;синеҥ телякляреҥ белян оло изгелек, дяӱлят алыб, бер Алланы:Атаны, Улны, Святый Тынны, Святый Ӧчлöнö туктамыйчы даннасак ыйы äле дя, äр-чакта да, гумердян гумергя. Аминь.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

12

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев