Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Белемнек

Иисус Христосның яңадан терелеп торуы, апостолларга һәм кешеләргә күренүе

Христосның терелеп торуы бөек вакыйга буларак, Изге Православие Чиркәве тарафыннан барлык бәйрәмнәрдән дә зурлабрак бәйрәм ителә.

Христос терелеп торган бәйрәм бер атна (7 көн) дәвам итә, һәм храмда служба да башка бәйрәмнәргә караганда тантаналырак, үзгәрәк булып уза.

Бәйрәмдә беренче көнге теләк төн уртасында башлана. Бәйрәмгә священнослужительләр аксыл киемнәргә киенеп, иртәнге теләк алдыннан башка ышанучылар белән бергә, чаң тавышы астында Коткаручыбыз каберенә иртән иртүк барган миро йөртүче хатыннарга ошатып, кабызылган шәмнәр, кач һәм тәреләр тотып, храм тирәли крестный ход ясыйлар. Келәү итү атна буе Патша ишекләре ачык килеш дәвам итә, бу хәзер Христос те­релеп торуы белән бөтен Ходай Патшалыгы ишекләре ачылуына билге була.

Бу бөек атнаның бар көннәрендә дә бер-берсен үбеп: “Христос терелеп торган!” дип сәламлиләр һәм “Чынлап та терелеп торган!” дип җавап бирәләр. Болардан тыш, Ходайыбыз Иисус Христос терелеп торган көнне — атна көнне “воскресение” дип атап, һәр атнада да билгеләп үтәбез.

Ходаебыз Иисус Христосның яңадан терелеп торуы

Азапланып үлгәненең өченче кө­нендә төнлә белән Аллабыз Иисус Христос терелеп торган. Ул гробтан кабер авызындагы ташны да аудар­мыйча, аны саклап торучы сакчы­ларга да күренмичә чыккан.

Суббота үткәч, таң аткан чакта Мария Магдалина, Мария Иаковлева, Саломия һәм башка хатыннар исле май (миро) алып, Иисус Христос гробы катына киткәннәр. Алар Аның тәненә исле май (миро) сөртергә дип киләләр, чөнки моны күмгәндә эшләргә җитешмиләр. Алар килеп җиткәч, кабер авызындагы ташның аударылганын күрәләр. Һәм шунда ташта утырган Ходай пәриштәсен күрәләр. Пәриштә хатыннарга борылып әйткән: “Сез курыкмагыз: мин сезнең кадакланган Иисусны эзли килгәнегезне беләм. Ул монда юк. Ул, Үзе әйткәнчә, терелеп торды. Килегез, Ходай яткан урынны күрегез. Аннары тизрәк барып, Аның өйрәнүчеләренә: Ул үлгән җиреннән терелеп торган, Ул сезне Галилеяда каршы алыр, Аны анда күрерсез”, дип әйтегез.

Хатыннар аптырашта торган ара­да, тагын ике пәриштә күренә. Ха­тыннар куркышып, йөзләре белән җиргә капланалар. Пәриштәләр аларга әйткән: “Сез нигә тере кешене үл­гәннәр арасыннан эзлисез? Ул монда юк: Ул терелеп горды; Ул Галилея­да чакта сезгә әйткән иде, Җир Улы җазыклы кешеләр кулына бирелеп кадакланыр, һәм өченче көнне терелеп торыр дигән иде”.

Шул чакта хатыннар Ходай сүзләрен исләренә төшерәләр. Аннары кабер яныннан чыгып, куркышып һәм зур шатлык белән Аның өйрәнүчеләре янына китәләр. Юл буе беркемгә бер сүз әй­тмәгәннәр, чөнки бик курыкканнар.

Өйрәнүчеләр янына килгәч, ха­тыннар бөтен күргәннәрен һәм ишет­кәннәрен сөйлиләр. Әмма өйрәнү­челәргә аларның сүзләре буш сүзләр кебек тоела, һәм алар сөйләгәннәр­гә ышанмыйлар. Шул вакытта Петр белән Иоанн кабер янына җөгереп киләләр. Алар кабер эчендә яткан кипеннәрне һәм Иисусның башына чорнаган җаулыгын гына күргәннәр. Петр һәм Иоанн Иисус Христосның кабердә юклыгына ышанып кай­тып киткәннәр, алар белән җөгереп килгән Мария Магдалина гына ка­бер янында җылап калган. Җылап торган көе ул кабер эченә караган, анда ак киемле ике пәриштә утыр­ганны күргән. Пәриштәләр аңар әйткәннәр: “Эй, хатын! Син ник җылыйсың?” Мария Магдалина аларга әйткән: “Ходайымны алып киткән­нәр, Аны кая куйганнарын белмеймен”. Шуны әйтү белән артка боры­лган икән, шунда торган Иисусны күргән, тик танымаган.

Апостолларга һәм кешеләргә күренүе

Иисус Хрис­тос аңар әйткән: “Эй, хатын! Син ник җылыйсың? Кемне эзлисең?” Мария Магдалина бу бакчачыдыр дип уй­лап, аңар әйткән: “Эй кадерле! Аны син чыгарып куйган булсаң, Аны кая куйганыңны мина әйтсәнә, мин аны алып китәр идем”. Шунда Ии­сус аңар: “Мария” дигән. Шунда гына Мария таныш тавышны танып, каршысында Ходайыбыз Иисус Хрис­тос Үзе торганны күргән. Ул чиксез шатланып: “Өйрәтүче!” — дип Кот­каручының аягына җыгылган. Иисус аңар әйткән: “Миңа тимә, Мин әле Атама менмәдем шул; әмма син Ми­нем агай-энемнәргә кайтып, аларга әйт: Мин Үз Атама, сезнең Атагызга, Үз Аллама, сезнең Аллагызга менәм”. Мария Магдалина өйрәнүчеләр яны­на Ходайны күрүе турында хәбәр итәргә, аның әйткәннәрен житкерергә ашыга. Бу Ходайның терелеп торганнан соң беренче күренүе була. Моңа кадәр иң беренче Иисус Христос, пәриштә аша Үзенең терелеп торуы турында хәбәр әйттереп, Үзенең Изге Анасын сөендергән.          

Мария Магдалина юлда кайтканда шулай ук Иисус Христос кабереннән кайтып баручы Мария Иаковлеваны куып житкән. Алар Ходайыбыз турында өйрәнүчеләргә житкерергә дип барганда, кинәт Иисус Христос Үзе аларны каршы алган һәм әйткән: “Сөенегез!” Алар килеп аның аягына егылганнар һәм Аңа баш игәннәр. Шунда Иисус Христос аларга әйткән: “Курыкмагыз, барыгыз Минем агай-энеләремә әйтегез, алар Галилеяга барсыннар, анда алар Мине күрерләр”.

Терелеп торганнан соң Христос шулай итеп икенче тапкыр күренгән. Мария Магдалина Мария Иаковлева белән унбер өйрәнүче һәм сулкылдап җылаучылар янына шатлыклы хәбәрне әйтергә кергәннәр.  Әмма андагылар, Иисус Христос тере, Аны күрдек, дигәнгә ышанмаганнар. Шуннан сон Иисус Христос Петрга аерым күренгән һәм аны Үзенең те­релеп торуына ышандырган (өченче тапкыр күренүе). Шуннан соң гына күпләр Христосның терелеп торуы­ның чынлыгына ышана башлаган­нар. Әмма арада ышанмаучылар да калган.

Терелеп торган Иисус Христос дүртенче тапкыр Иерусалимнан Эммаус җиренә баручы өйрәнүчеләре Клеопа һәм Лукага күренә. Бу очра­шудан соң куанышкан Клеопа белән Лука кире Иерусалимга Иисус Хрис­тос белән очрашканнарын апостол­ларга сөйләргә кайталар. Дулкын­ланып, куанышып Иисус Христос белән сөйләшкәннәрен апостолларга сөйләп торганда, араларына Иисус Христос үзе килеп керә: “Тынычлык сезгә”, дип барчасын сәламли. Бу хәл өйрәнүчеләренә чиксез шатлык китергән Иисус Христосның терелеп торганының беренче көнендә бишенче күренүе була. Унике апостолның бер­се Фома гына бу вакытта анда булма­ган. Өйрәнүчеләр аңар терелеп торган Ходайны күрүләрен әйткәннәр, әмма Фома аларга әйткән: “Аның кулын­да кадак жараларын күрмәсәм, ул җараларга бармагымны тидереп, ка­быргаларына кулымны тидереп карамасам ышанмам”, дигән.

Христос терелеп торганнан сигез көннән соң, өйрәнүчеләр тагын бер өйдә җыел­ганнар, Фома да алар белән булган. Ишек бикле көе Иисус Христос өйгә кереп, өйрәнүчеләр уртасына басып: “Тынычлык сезгә” дип әйткән. Ан­нары Фомага әйткән: “Бармагыңны монда китереп, кулларымны кара, кулыңны китереп, кабыргалары­ма тигереп кара; инде ышанмый торма, ышанып тор”. Шунда апос­тол Фома: “Ходайым Аллам, Аллам минем!” дигән. Иисус Христос аңа: “Син мине күргәнгә күрә ышандың, күрмәгән килеш ышанучылар бәхет­лерәк”, дигән.

Терелеп торганнан соң, Иисус та­гын Үз өйрәнүчеләренә Тивериада диңгезе җанында күренгән. Ул алар­га икмәк һәм балык биргән. Һәм ул апостоллыктан элек баш тарткан Петрны яңадан апостол дип игълан иткән. Тагын Иисус Христосның әйтүе буенча, унбер апостол Галилея тавында очрашалар. Монда тагын аларның илледән артык өйрәнүчеләре килә. Шунда Иисус Христос барысына да күренә. Алар аны күреп, Аңар башырганнар, әмма кайсылары шикләнеп торганнар. Иисус якын килеп аларга әйткән: “Күктә дә, җирдә дә Миңа куәт бирелде. Инде барыгыз, бар халыкларны да өйрәтегез, аларны Ата, Ул, Святый Тын исеменә чумылдырыгыз; Мин сезгә кушканның барын да кыларга аларны да өйрәтегез. Менә Мин дөнья беткәнче бар көннәрдә дә сезнең белән. Аминь”.

Аннан соң Иисус Христос Иаковның үзенә генә күренгән.

Шулай итеп терелеп торганнан соң Иисус Христос кырык көн буе Үзенең өйрәнүчеләренә күренеп, Үзенең чынлап та терелеп торуын исбатлаган һәм алар белән Ходай Патшалыгы турында сөйләшкән.

“Закон Божий” кнәгәсеннән

В. МАКСИМОВА, Ф.СОЛТАНОВА әзерләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев