Туганайлар

Татарстан

18+
Җан җал иткәндә

Римма Борисовадан шигъри тәлгәшләр

Римма Борисова Питрәч районының Янсуар авылында туган. Хәзерге вакытта Казан шәһәрендә яши, укытучы булып эшли.

Кайтыгызчы туган ягыгызга

Тагын язлар килде туган якка, 
Очып кайтты киткән кошлар да. 
Әче тау да кар юрганын салды, 
Яшел үлән күренә кашларда. 

Табигатьне уятырга теләп
Кояш көлә биек күкләрдән, 
Ялгыз йортлар яңа өмет белән
Исән - имин чыкты кышлардан. 

Бераз кыегаеп түбәләре, 
Төшсә төште китек калае, 
Ватылса да тәрәзә өлгесе, 
Әле ишелмичә кала алды. 

Көтә әле язын кошлар кебек
Киткән балаларның кайтуын, 
Күршеләрнең ачык капкасыннан
Ишетә ул таныш чыр- чуны. 

Өметләнә әле ялгыз нигез
"Балаларым кайтып керер"-дип, 
Ишектәге күгәргән йозакны
Ачар ачкычлары булыр дип. 

Бик кызганыч бу ташландык йортлар, 
Аларның да бар бит җаннары, 
Кайчандыр гөр килеп торган өйләр
Үкенечле хәлгә калганнар.

Мәңгелеккә килмәгәнбез җиргә, 
Көч бар чакта кайтып күрегез, 
Туып- үскән нигезләрнең кадерен, 
Үзегез исән чакта белегез!

 

Вакыт җитми
Вакыт җитми диеп, сәбәп табып,
Күпме эшне калдырабыз читтә.
Ә бит гомер һич мәңгелек түгел,
Кайчак вакыт бер файдасыз үтә.

Эшне алга куеп чабабыз да,
Мөһим вакыйгалар кала читтә.
Балаларга да игътибар җитми,
Алар безгә үпкә саклап үсә.

Вакыт җитми дибез телефоннан
Әти- әни белән сөйләшергә,
Кая инде бераз вакыт табып,
Барып, хәл- әхвәлләр белешергә?

!Вакыт җитмәүләрен сылтау итеп,
Йөгерә торгач, гомер үтеп китә.
Ә карасаң, мактаныр эшләр юк,
Гомер сәгатьләре бушка үткән.

Һәрбер көннең кадерен белеп яшик,
Китәргә дә бер көн вакыт җитәр.
Бездән соң да изге эшләр калсын,
Якты эзләр калсын шушы җирдә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев