Демьян Данилов мәзәкләре: Кунакка чакырган
Мамадыш районының Владимир авылында яшәүче карендәшебез Демьян Даниловның чираттагы язмасы.
Ничек дип әйтсәң дә, булачак киленеңне үз күзең белән күрү әйбәт инде. Киңәш итеп кенә әйтү: яшь кызларыгыз булса, сез дә белеп торыгыз, өйрәтегез…
Ул яктан караганда, Геннадийның планнары үзгәрмәсә, безнең Лена түтинең булачак килене болай тыйнак булырга охшаган. Үзе бик тәртипле күренә, шалтыратып борчымый, хәтта өйгә дә бер мәртәбә дә килгәне юк.
Геннадийны «дуслашып йөргән кызың белән таныштыр инде» дип аптыраткач, Сабантуйда яннарына алып килеп, матур гына итеп таныштыра:
— Бу — минем дус кызым. Ә болары — минем әтием белән әнием...
Безнең Ленаның да шактый гына тормыш тәҗрибәсе бар, кем белән ничек сөйләшәсен яхшы белә. Теге, 12-14 яшьлек вакыттагы шикелле көне буе артыннан мин ияреп йөреп туйдырып бетергәч, кич чыкканда да ияреп чыгарга дип, киенеп ишек катына килеп баскач, кире чишендереп атып өйдә калдыргандагы кебек «алдылы-бирделе» тотынмый инде хәзер.
— Сине күрүемә бик шат! Геннадий белән өйгә дә кил... кунакка, — ди елмаеп Лена. Ә үзе каршысында торган кызны секунд эчендә күздән кичерергә дә өлгерә.
Лена сүзен дәвам иткәнче, кунакка чакырылган кыз шулкадәр матур итеп сорау бирә:
— А Вы что-нибудь вкусненькое можете приготовить?..
Моны ишеткәч, Лена сүз әйтергә ачкан авызын да йома алмыйча, аптырап кала.
Вәт җегетләр, хәтта безнең Ленаны да телсез калдырыр кеше булыр икән...
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев