Туганайлар

Үзебезнеке – үзәктә!

Арумысез әле, "Туганайлар" гәҗитен чыгаручылар! 2012 ел 28 июненең 12 нче санында басылган "Питрауның алтын баганалары" язмасын укыгач, яшьлек елларында булган хәлләр искә төште.

Безнең Федоровка урта мәктәбенең яхшы белем бирүе белән даны еракларга таралган чак. Югары уку йортыннан безгә җибәрелгән дипломлы яшь укытучыны РОНОда завуч белән колхоз председателе каршы ала. Танышкач, Пидәр авылы нинди авыл ул, дип сорый. Керәшен авылы, диләр. Булачак укытучыбыз: "Керәшеннәр татарча беләме? - дип сорап куя.
Керәшеннең тарихын язганда да аның үзеннән сораучы юк. Кем ничек тели, шулай яза. Татарларга аның тарихы кирәк түгел, ә руслар өчен мишәр булса да татар, керәшен булса да татар. Хәзер тарихын гына түгел, бәйрәмнәрен дә шуңа җайлаштырырга тырышалар.
Узган ел кодагый һәм башка туганнарыбыз, минем иркәмне дә ияртеп, йөзләрчә километр ара үтеп, республика Питрауын карарга дип, Лениногорск районы Иске Кувак авылыннан арлык, Җөригә бардылар. Яңадан Җөри Питрауына бармыйбыз, Сарсаз Питрауына җитәме соң, чын татар сабантуена әйләндергәннәр! - дип, күңелләре төшеп кайттылар.
Басылган язмада Фәнзилә Җәүһәрова болай ди: "Җөридә уза торган Питрау - ул Татарстан күләмендә генә түгел, Россия масштабында керәшеннәрнең этнографик, кием, моң, бию үзенчәлекләрен күрсәтә торган гомум керәшен бәйрәме. Монда керәшеннең төрлелеген дә күр-сәтергә кирәк: ...Мамадыш керәшеннәре белән Мәлки керәшеннәре арасында аерма зур", - ди. Әйе, дөрес. Республика бәйрәме булгач, ни өчен соң ул, бер шаблон белән, Җөридә генә үтәргә тиеш, бәлки аны Казанга гына күчерергә кирәктер. Минемчә, керәшеннәр бер-берсен күрсен, бер-берләре белән аралашсыннар дисәк, ел саен аерым районнарны сайларга, аны Питрауны бәйрәм иткән авылларда үткәрергә кирәктер. Алар да үзләрен күрсәтерләр иде.
"Учактан сикерү - Питрауда гына", ди белгеч. Ялгыша. Керәшеннәрдә, элек, без белә башлаганда да, барлык бәйрәмнәр алдыннан, авыл башларына учаклар ягып, ут аркылы сикертәләр иде. Бу - Олы көн алдыннан, бәрмәнчек алып кайткан көнне (Вербное воскресениегә каршы төндә) үткәрелә. Урам башларына керә торган юлларга гына түгел, тау башларына да ут ягып, учак аркылы сикерәләр, авыл кешеләрен ут аркылы атлаталар иде.
Зиратка менәргә каршы ( бездә Симет көнне менәләр) авыл башларына учаклар ягып, кара мунча төннекләрендәге чүпрәкләрне җыеп яндыралар. Шул ут аркылы бөтен кешене сикертәләр иде. Шулай итеп начар энергияне чыгарганнар. Үлгән кешене дә ут, шәмнәр белән озаталар, тугач та ут белән каршы алалар. Туй атларын да элек капкадан кергәндә мылтык атып, каршы алалар иде. Шуңа күрә керәшеннәрне "хорсарлар" - утка табынучылар дип йөрткәннәр.
Сабантуй бәйрәме... Татарныкы гына микән соң ул? Бу бит соңгы елларда килеп кергән сүз генә. Мишәр-нугайларда "бәйге", керәшен, нугайларда "мәйдан", башкорт керәшеннәрендә - "шыйлык" дип йөрткәннәр аны. Борынын салындырып, күңелсезләнеп утырган кешегә бабайлар: "Нигә үпкәләдең, шыйлык боткасы эләкмәдеме әллә? - дип әйтәләр иде.
Бу язмада, "модага ияреп, барысы да Питрау бәйрәменә күчә башламасмы", дигән фикер дә әйтелә. Юк, күчмәсләр. Бәйрәмне элек кайда үткәргән булсалар, шул авыллар ясасын. Без кунак булып барырбыз. Элек түгәрәк уенда Тройсында Тройсын көе яңгыраса, Питрауда Питрау көйләре яңгыраган. Шулай булып калырга тиеш.
Хәзер керәшен туйларын кемнәр генә алып бармый. Кайда соң ул керәшен артистлары? Керәшен туен күреп, казанында кайнап үскәннәр кайда? "Питрауның алтын баганалары"ндагы Геннадий Макаров фикере белән тулысынча килешәм. Тамырлары белән безнең авылдан чыкканга күрә, Геннадий Макаров белән Виталий Агаповларга киңәшем шул: программа төзеп, туйларны керәшенчә үткәрү өстендә эш башласагыз иде.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Реклама
  • 4 май 2018 - 16:28
    Правнуки рассказывают о своем прадеде (http://pestrecy-rt.ru/)
  • Закрытие IV Форума кряшенской молодёжи Фоторепортаж
  • Волнуют ли кряшенскую молодёжь вопросы семьи? ФОТОРЕПОРТАЖ
  • "Айбагыр" Олы көн 2018
  • Чему научились делегаты Форума на мастер-классах ФОТОРЕПОРТАЖ
  • Открытие IV форума кряшенской молодёжи ФОТОРЕПОРТАЖ
  • Как делегаты IV Форума провели первый день
  • В Кировской области впервые прошел семинар по наследию кряшен
Ночной режим