Туганайлар

Пума белән Полинка

Евдокия Вдовина Чиләбе өлкәсе Нагайбак районы Париж авылында яши. Яшьтән үк шигырьләр укырга, тыңларга яратса да, аларны олыгайгач кына яза башлый. Татарстаннан читтә яшәгән нагайбак буларак, аның шигырьләренең теле үзенчәлекле. Аларда Башкортостанның Бакалы якларыннан XVI гасырларда Чиләбе өлкәсенә күчеп киткән керәшеннәрнең сөйләме чагылыш тапкан.

Җегерме җыл торганнан соң,
Пума катын аерган.
Бутылкага акча сорап,
Аның кулын каерган.

Мондый саран катын белән
Бүтән җәшәсем килми.
Минем көн дә макмыр чире,
Ул миңа салып бирми.

Көндә ызгыш белән сугыш,
Лучше эштә эшләрмен.
Ашап, эчеп, нужа күрми,
Очтымакта җәшәрмен.

Катынын куып кайтарып,
Пума бер үзе кала.
"Инде моны җумый булмый", -
Дип магазинга бара.

Катынымнан котылдым дип,
Атна буенча эчә.
Зря кулы акча кармый,
Бушады инде кесә.

Бик каты уйга сабышкан,
Пумабыз башын кашый.
"Ничек тормыш көтәргә" ,- дип,
Ул җайлап уйлый башлый.

Чучка күптән туйдырмаган,
Атна буе ач җаткан.
Пума туйдырырга чыкса,
Чучкасы чыгып качкан.

Чебешләр дә аз күренә,
Җегермедән дүрт калган.
Пума чиләккә су куйган,
Алар бәч шунда тулган.

Үз тамагы искә төшкәч,
Мундир салып пешерә.
Полинканың ашларын
Сагынып искә төшерә.

Ипи беткәнен күреп,
Ипи салырга булды.
Су белән онны болгатып,
Ипигә камыр куйды.

Иртүк торып мичкә җакты,
Өзлегүдән курыкты.
Чиләктә көе камырны
Пешәргә мичкә тыкты.

Төшләр аугач, пешкәндер дип,
Пума ипине ала.
Йомшак, җылы көе дип,
Чәй эчәргә утыра.

Пычак белән дә каера,
Балта белән дә чаба.
Чүперәсез пешкән ипи
Таштан да болай була.

Мескен җылаплар җибәрде,
Үзен үзе бик жәлләп.
"Дошман катын күрсәтә", - дип,
Полинкасын да әрләп.

Бүген кичкә барыем,
Тоз җалыймы - карыем.
Минем җыруны җырласа,
Кире алып кайтыем.

"Әйдә, Полинка, җыен,
Сиңа монда бик кыен.
Кайт киредән өеңә,
Торсаң минем көемә.

Телең озын - кыскартсаң,
Миңа макмырга салсаң.
Күңелемне булдырсаң,
Миңа гел ачык торсаң!"

Ә Полинка эндәшми,
Әйтерсең лә эшетми.
Пума җайлап җомышлый,
Бу - кайтмаганга ошый.

"Кайт, Полинка, өеңә,
Торам синең көеңә.
Мал, җәннекне бетердем,
Сиңа җиңеллек китердем".

"Юк инде, Пума, җитте,
Минем түземнек бетте,
Безнең җуллар аерым,
Тазалыгым - байлыгым.

Син үзеңчә яшә инде,
Ә мин үземчә торам.
Миңа килеп, жәлләп җөрмә,
Мин синсез чуктай торам.

Эшемдә эшләп кайтам,
Арып китсәм мин җатам.
Ә синең күк Пумаларны,
Кирәк булса - мин табам".

Мин сөйләдем - син тыңна,
Мин әйттем - ә син уйла,
Үз катыныңны Пума күк,
Бер чагында да җуйма!

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: