Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Җолалар җаңарганда

Симек бәйрәме мәҗүсилектән килә

Бүген кайбер керәшен авыллары Симек бәйрәмен билгеләп үтә.

Табигать каен, өрәңге ботакларыннан, урман-кыр чәчәкләреннән яшеллеккә төренгән мәлдә, Олы көннән соң җиденче кече атна көнне (четверг), Тройсынга ике көн калгач кайбер керәшен авылларында Симек бәйрәме үтә.

Симек сүзе русларның “семек” (“җиде”) сүзеннән килеп чыккан. Бу бәйрәмнең Пасхадан соң җиденче четвергка туры килүе белән аңлатыла. Симекне чиркәү зурлап уздырмый. Бүгенге көндә Симекне Тройсынга бәйләсәләр дә, бу бәйрәм дә мәҗүсилектән килә. Аны “Симек”, “Симет” дип тә атыйлар. Ул керәшеннәргә генә түгел, башка элек мәҗүси булган халыкларга да хас.

Күп кенә авылларда бу көнне иртәнге якта зиратка баралар. Симек үлеләрне искә алу көне буларак кына саналса да, бүгенге көндә ул авыл бәйрәме итеп зурлап үткәрелә.

“Кайбер авылларда Тройсын көнне зиратка баручылар бар. Бу дөрес түгел. Моңа чиркәү каршы. Зиратка үлеләр янына бара торган көн – суббота. Тройсын исә ял көнне – воскресенье үткәрелә. Ә Воскресенье тереләр көне булып санала”, - дип аңлата священниклар.

Бу тәртип 20-25 ел элек кенә барлыкка килгән. Дин тыелгач та кешеләр бәйрәмнәрдә чиркәүләргә, зиратларга йөрмәгәннәр. Ял көннәрендә кайберләре кача-поса булса да зиратка барганнар. Менә шул вакыттан ял көне зиратка бару тәртибе кертелүе мөмкин. Кешеләрнең зиратка барып, бәйрәм оештырыулары да яхшы нәрсә түгел. “Зират бәйрәм итү, сөенешеп дус-туганнар белән күрешү урыны түгел. Бу эшләр зираттан чыккач башкарылырга тиеш. Зиратта, исә, үлеләрне искә алыгыз, иманнар укыгыз”, - ди священниклар.

Күргәнебезчә, һәрбер бәйрәмнең үз асылы, үз тәртибе бар. Кызганыч, бүгенге көндә күп кенә бәйрәмнәр үз асылын югалта бара. Аларга яңадан-яңа кешеләр уйлап чыгарган “традицияләр”, “йолалар” өстәлә. Борынгылар үткәргәнчә саклап калынган бәйрәмнәр хәзер бармак белән генә санарлык.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

6

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев