Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Җолалар җаңарганда

“Олы көн күкәй бәйрәме түгел”: керәшеннәр Пасханы ничек билгеләп узды – фото, видео

Тыныч һәм якты Пасха төне, башкаларына охшамаган иртә, традицияләрнең дәвам ителүе яки яңалары барлыкка килү – барысы да «Туганайлар» күзәтүендә.

Пасхага ныклап әзерләнеп, 40 көн ураза тотып, эчтән күңелебезне һәм тыштан йорт-җирләребезне чистартып киләбез. “Ураза тотам” дип кычкырып йөрмисең инде, ә менә авылларда чиркәү-зиратларны күмәкләп өмәләр ясап, җыештыру бик күңелле һәм кирәк эшләр булды. Клубларда, мәктәпләрдә Олы көн йолаларын өйрәтеп, балалар өчен мастер-класслар да узды.

Тып-тыныч Пасха төне

Олы көнгә каршы төнне элекке өлкәннәр тыныч булырга тиеш, дигәннәр. “Пасха төнендә кычкырып сөйләшеп, урамнан да узарга ярамый, малларыгызга күп итеп салыгыз, этләрегезне дә яхшылап туйдырып ябып куегыз, өреп ятмасыннар, сыерлар да мөгерәмәсен, тып-тыныч булсын”, – дип әйтә иделәр.

Бу сүзләрне әйтүче әбиләр хәзер исән-саудырмы инде, шулай дип әйтүчеләр, аңлатучылар бардырмы-юктырмы, анысы билгесез...  Ләкин кайбер якларда Пасха төнендә яшьләр чыр-чу килеп покрышка яга, мылтыктан атучылар да бар. Бу инде советлар заманында барлыкка килгән “новоиспеченный” традицияләрдер... 

Йокламыйча, келәү итә торган төн

Пасхага каршы төндә чиркәүле, батюшкалы авылларда бәйрәм келәүләре узды. Кукмара районының Село-Чура авылында төнге келәүдә крестный ход:

Теләче районының Иске Карабаян (Колбагыш) авылында Олы көн келәве Николай Демидовлар йортында узган. Бу авылда чиркәү юк. Шуңа ел да берәр йортта Пасха келәве уза икән. Кем уздырасын авылдашларга алдан әйтеп, кисәтеп куялар икән.

Балык Бистәсенең 20ләп йортлы Үри авылыннан да “ураза тоткан 10 хатын келәү итеп, 3 тапкыр крестный ход ясап, дин кушканча, җиренә җиткерергә тырыштык”, дигән хәбәр алдык. Казаклар Чаллысы авылында да төнге келәүгә җыелышканнар. 

Халык бер-берсен төнге сәгать 12дән үк Олы көн белән котлаша башлады. Чыннан да, бу төнне йокламыйлар, дигән сүзе бар өлкәннәрнең. “Йортлар якты булсын, утлар янсын”,  диләр әбиләр. Кунакларның да күп итеп кайткан көне, урыннар җитмәгәндә идәнгә тезелеп ятып йоклау да бик күңелле һәм рәхәт.


Мамадыш районының Җөри авылында Васильевларның Олы көнгә әзерләнүе:

Зәй районының Сәвәләй авылыннан Черновларның оныклары: Танюша белән Анна:

Башкаларына охшамаган иртә

Быелгы Олы көн Татарстанда бик матур, кояшлы булды. Ә менә Красноярскийдагы Комаровка авылында әле чын кыш. Карендәшебез Лидия Тараканова юл кырларында кар көртләре өелеп торган авыл уртасыннан баручы күкәй җыючы балаларны фотога төшереп алган.

Шулай итеп, бала-чагалар өйгә кадәр кереп, Олы көнне данлыйлар. Йола буенча, садикка йөрүче һәм башлангыч класста укучы балаларга, Христос терелеп торган шатлык белән уртаклашып, манган күкәй, конфет, печеньелар өләшәләр. Кайбер якларда кызыл күкәйне, өйгә кермичә, баскыч төбеннән яки ишегалдыннан гына да алып чыгып китәләр, дип яздылар. Онытмыйк, карендәшләр, аның йоласы шул: һәр йортка кереп, Христос терелеп торганын данлау. Әле беренче кергәннәрне, мендәргә утыртып, черләтәләр дә. Черләтүдән фото, видеолар күренмәде. 

“Олы көн иртәсе башка иртәләргә бер дә охшамаган. Мәктәпкә барасы көнне йокыдан торасы килмичә генә уянсак, бу көнне уятканнарын да көтмичә торабыз. Кичтән инде классташлар, дуслар белән сөйләшеп куелган: кая, ничәдә җыелышасын. Йорттан-йортка кереп: “Христос терелеп торган” – дигәч, түтәйләрнең каршыга чыгап, “Чыннан терелеп торган”, диюләре, матур күкәйләр белән тәм-томнар алулар шундый рәхәт”, – дип язды Кайбыч районының Олы Тәрбит авылыннан Радмира Мойсеева. 


Чистай районы Чуаш Ялтаны авылы:

 “Без оныкларга быел Олы көн турында шигырьләр дә өйрәттек. Берсен үзем уйлап чыгардым, икенче шигырь Геннадий Макаровныкы иде. Күкәй җыярга кергәч шуларны да сөйләттек. Оныкларны урамда сопровождать итеп барсак, өйләргә үзләре генә керделәр. Олы көн безнең якта матур узды”, – дип сөйләде Мамадыш районының Колышчы авылыннан Валентина Максимова.

Кайбер якларда махсус театральләшкән тамаша белән дә күкәй җыйганнар. Монысы инде Олы көн йолаларын яздырып алып, интернет киңлекләре куеп, киләчәк буынга мирас итеп калдыру өчен дә кирәкле эш. Балык Бистәсенең Үри авылыннан видеоязма:

Мамадыш ягының Дүсмәт һәм Комазан башы якларында Пасхага каршы көнне чыршы ботакларын конфет кәгазьләре белән бизәп тәре алларына куялар. Күкәй җыючылар боларда да күп булган. Түбәндә - видеолар: 


Күкәй тәгәрәтү йоласы

Күп кенә авылларда балалар Олы көндә күкәй дә тәгәрәтеп уйнадылар, балаларны махсус уенга җыйдылар.

Мамадыш районы Владимир авылыннан “балалар күкәй тәгәрәткәннән соң, үзләренең һөнәрләрен дә күрсәттеләр”,- дип язды Галина Михайлова. 

Күкәй тәгәрәтештән матур фотоларны Минзәлә районының Түбән Юшады авылыннан Наталья Чепкасова да җибәрде. Балаларга күчтәнәч итеп, акча да өләшкәннәр биредә. 

Олы көн – күкәй бәйрәме түгел

Редакциягә килеп ирешкән фото, видеолар буенча кыскача күзәтү шул. Тагын шуны да әйтергә кирәк. Ватсапларда, интернеттагы группаларда “Күкәй бәйрәме белән” дигән котлау-открыткалар барлыкка килде быел. Карендәшләр, туганнар, дуслар, Олы көн күкәй бәйрәме түгел! Пасха – православныйларның Изге бәйрәме. Дини бәйрәмне күкәй бәйрәменә генә әйләндереп калмасак иде. Бу хакта батюшкалар да: “Пасха кулич белән күкәй бәйрәме генә түгел, ул - мәңгелек тормыш барына ышанган һәм шуңа әзер торырга кирәклеген искәртә торган көн”,- диләр.
Күкәй бәйрәмен кайбер татар авылларында 1 майда уздыралар икән. Яз башланды дип, балалар күкәй җыя торган татар авыллары бар. Шуның белән бутамагыз.

Пасхадан соң бер атна – Олы көн атнасы. Бу атна бик шатлыклы, якты атна булып санала. Керәшеннәр элек бу атнада кунакка йөрешә торган булган. Бер-берсе белән “Христос терелеп торган, чынлап терелеп торган!”- дип исәнләшкән. Чиркәүле авылларда священниклар атна буе өйдән-өйгә кереп, тәре тотып, иман да әйтеп йөргән, Христос терелеп торуны данлаган. Бу атнада бер-беребезгә игътибарлы, мәрхәмәтле, ачык йөзле булыйк. Бездән көткәннәрне, мохтаҗларны сөендерик!

Христос терелеп торган, карендәшләр!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

6

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев