Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Җолалар җаңарганда

Олы көнгә каршы төн – бөтенләй үзгә, серле, язгы төннәрнең берсе

Балык Бистәсе районының Үри авылы килене, күпсанлы җырлар, шигырьләр авторы, язучы, тәрҗемәче Гөлнур Архипованың керәшен халык йолалары турында язып калдырылган истәлекләреннән өзек

Мин 1981 елда керәшен авылы Үри Чаллысында яши башладым һәм беренче тапкыр шунда Олы көн уздырылуын күрдем. Олы көн бәйрәмен христианнар Христосның терелеп торуы уңаеннан билгеләп үтә. Бу бәйрәмнең барлык йолалары Христос яшәешенең соңгы көннәренә килеп тоташа. Христиан дөньясында бу көн бик зурлап уздырыла. Олы көнгә каршы төн – бөтенләй үзгә, серле, язгы төннәрнең берсе. Ул төнне берәү дә йокламаска тиеш, чөнки бу төнне бәхет өләшәләр, ә йокласаң, өлешсез каласың, дигән сүз. Бәйрәмгә кадәр җиде атна ураза тоталар. Олы көнгә кадәр өйләр юыла, йорт тирәләре тазартыла. Ә кич белән мунча кереп чыккач, күпләп күкәй маныла. Хуҗа хатыннар иртәнгә кадәр тәм-том өлгертә, әче һәм төче камырдан кулич, пилмән, шишара һәм башкаларны пешерә. Иртән балалар өйдән-өйгә кереп, күкәй җыя башлыйлар. Ишектән керүгә алар: “Христос терелеп торган!” – диләр. Хуҗалар : “Чынлап терелеп торган!” – дип җавап кайтаралар. Бүләккә кызыл төстәге күкәй бирәләр. Өйгә иң беренче кергән баланы бусагага яки каз оясына утыртып черләтеп алалар. “Чер-чер” килеп, “каз бәбкәләрегез, чебиләрегез күп булсын”, дип теләкләрен әйтәләр. Менә шундый ул – Олы көн! Кайнанамның бу көнгә әзерләнеп йөрүләре онытылмый. Бу язмам керәшен халкына зур хөрмәт белән язылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев