Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Җолалар җаңарганда

Микайлуда – шишара бәйрәме – Видео

Микайлуда Иске Гришкин керәшеннәре Шишара бәйрәме уздыра.

21 ноябрь – Микайлу. Ул көнне чиркәү пәриштәләр башлыгы Архангел Михаилны искә ала. Бу пәриштә начар көчләрдән саклый дигән ышану бар халыкта.

Менделеевск районының Иске Гришкин авылында 21 ноябрьдә Шишара бәйрәме уздыралар. Электән үк авылда бу көнне яңа уңыштан төче шишара пешерәләр һәм аны йортка кергән һәркемгә тараталар. 1953 елда Микайлу бәйрәмендә төшерелгән фотода да гришкинлыларның шишара җыярга чыккан вакыты сурәтләнгән.

Фотода: 1953 ел, Иске Гришкин авылында Шишара бәйрәме

Бәйрәмнең асылы һәм шишара ризыгының рецепты турында авыл мәдәният йортының сәнгать җитәкчесе Клавдия Михайлова сөйләде:

– Кичен һәрбер йортка без – балалар һәм олылар, танытмаслык итеп, төрле костюмнардан киенеп керә идек. Йорт хуҗалары танырга да тырышмый, ә керүчеләрне начар көчләрне куарга килгән кунак буларак кабул итәләр. Шишараларны 3 литрлы эмаль бидоннарга җыеп йөри идек. Әле хәзер дә балаларга “кеше яшәми торган йортның да тәрәзәләрен шакып китегез”, дип өйрәтәбез. Бу – усал тыннарны куркыту, аларны йорттан куу дигәнне аңлата.  

Һәр понедельник көнне саклаучы пәриштәгә иман укыганын да искәртте ул. Шишараны әбисе өйрәткәнчә пешерә.

 “Ярты литр җылы сөткә ике күкәй сытам, 1 чәй калагы тоз, 1 аш кашыгы шикәр комы, 0,5 чәй калагы сода, 5 кашык сыек май салам. Кулдан төшкәнче басып, камырны 15-20 минут ял иттерәм (моны әби камырны “үзләнсен” дия иде). Шуннан соң, камырны бау формасында сузып тәгәрәтеп, кечкенә кисәкләргә бүләм. Табага тезеп, духовкада кызарганчы пешереп алам”, – дип өйрәтте Клавдия Леонтьевна.

Шунысы кызыклы, бу шишара дигән ризыкны Мамадыш ягы керәшеннәре Рождествога пешергән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

5

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев