Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Җолалар җаңарганда

Келәтле Питравында “Бәрмәнчек” тә булды - фото

Түбән Кама районының Келәтле авылында керәшеннәрнең бу милли бәйрәме, һәрвакыттагыча, күңелле итеп оештырылды.

Бәйрәм тантанасын “Медтехника”ның генераль директоры, Келәтленең булдыклы егете Геннадий Муллин авылдашларын һәм кунакларны котлау сүзләре белән ачып җибәрде.

Тантанада ясаган чыгышында Түбән Кама муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе Рамил Муллин: “Унбиш ел элек мондый бәйрәмдә булганым бар иде инде. Керәшеннәр – тату халык. Эшли дә беләсез, бәйрәмнәрегезне дә бергә җыелышып үткәрәсез. Ата-бабаларыбыз калдырган йолаларны сакларга кирәк. Шунысы куанычлы, халык мондый бәйрәмнәрдә һәрчак ярдәм итә”, – дип әйтеп үтте. Ул, шулай ук, Келәтле чишмәсен төзекләндергәне өчен, эшмәкәр Валерий Ивановка рәхмәт җиткерде. Сүз уңаеннан, әтисе (хәзер инде чын дөньяга күчкән) шушы авылдан булган Валерий Алексеевич Келәтле авылы чишмәсен 12 апостол сыны урын алган, купельле зур музей-комплекска әйләндерде.

Рамил Муллин янәшәдәге Ключ Труда поселогында яшәүче, ике бәйрәм арасында кызлары туган Җаббаровлар гаиләсен мәйдан уртасына чакырып котлады. Аларга Питрау бүләге тапшырды.

Келәтледәге Питрау бәйрәмендә керәшеннәрнең “Бәрмәнчек” дәүләт фольклор ансамбле һәм, шулай ук, “Сүрәкә”, “Баш Чишмә”, “Тальяночка” ансамбльләре чыгыш ясады. Лариса Басыйрова, Татьяна Ефремованың җырлавын да мәйдан алкышларга күмде.

Келәтле Питравын Татарстанның атказанган артисты Олег Фазылҗанов һәм “Сүрәкә” ансамбле җитәкчесе Ольга Вәлиуллина алып барды.

Биредә элгәреге авыл көнкүрешен хәтерләтеп бизәлгән керәшен йортын, йолалар үтәү өчен махсус көйләнгән шалашны да күрергә була иде. Яныннан халык өзелеп тормаган ул шалаш хуҗабикәсе – танылган артист, үз авылдашлары Аграфена Васильева. Ул кешенең күңелендә йөрткән яхшы хыялларын, теләкләрен тормышка ашыруда элгәреләрдән калган йолаларның, ышануларның нинди роль уйнавы турында сөйләде. Кыюракларны шәмнәр янып торган серле шалашка да чакырды.

Аграфена әле түгәрәк ясап баскан уенчыларны, озын бауга тагылган чабатаны әйләндерә-әйләндерә, сикертеп тә уйнатты. Сикергәндә аягына чабата тигән кеше бер шартны үтәргә – керәшеннең үз сүзен әйтергә тиеш. Мондый уеннарны микрофон аша мәйдандагы бар халыкка ишеттерсәң, бәйрәмгә килүчеләр керәшеннең үз сүзләрен дә ишетеп, күңелләренә салып куярлар иде.

12 кыз катнашкан “Иң озын толым” конкурсын тамашачы сокланып карады. Ә “Иң озын мыек” ярышы исә уен-көлке катыш узды.

Мәйдан уртасында бәйрәмнең башыннан азагына кадәр дәвам иткән милли көрәшне комментатор Виктор Шадрин алып барды. Баш батыр исемен Яр Чаллының танылган көрәшчесе Эльдар Хәмитов яулады. Батыр, үз иңенә салынган тәкә белән, мәйданны әйләнеп чыкты.

Келәтленең кечкенә шәһәрчекне хәтерләткән Питрау мәйданы янәшәсендә яккан зур учакның ялкын телләре күккә үрләде. Ул ялкын, гүя бүгенге Питрауларны шушы төбәк керәшеннәренең үткәннәренә тоташтырып, милли бәйрәмнәргә, керәшен халкының үз йола-гадәтләренә мәңгелек яшәү тели иде. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев