Алан-Полянда "Май чабу"
Җолалар җаңарганда

Алан-Полянда "Май чабу"

2 март көнне Балык Бистәсе районы Алан-Полян авылында да "Май чабу" бәйрәмен зурлап үткәрделәр. Авыл халкы бу көнне клуб янына җыела. Балалардан башлап олы яшьтәге әби-бабайларга кадәр клуб мөдире Нина Муллина һәм китапханәче Зөләйха Кутузова оештырган конкурсларда катнашып күңел ачты: балалар чана белән куышу ярышында катнашты, бөтен теләгән кеше матур...

2 март көнне Балык Бистәсе районы Алан-Полян авылында да "Май чабу" бәйрәмен зурлап үткәрделәр. Авыл халкы бу көнне клуб янына җыела. Балалардан башлап олы яшьтәге әби-бабайларга кадәр клуб мөдире Нина Муллина һәм китапханәче Зөләйха Кутузова оештырган конкурсларда катнашып күңел ачты: балалар чана белән куышу ярышында катнашты, бөтен теләгән кеше матур итеп җигелгән атта йөрде. Аннары клуб эчендә әзерләгән өстәл артында тәмле коймаклар белән чәй эчте, керәшен җыруларын сузды, төрледән-төрле уеннар уйнады. Соңыннан җыйнаулашып клуб алдына чыгып, Май чабу карачкысын яндырды. Алан-Полянлылар шулай итеп кышны озатып, язны каршы алдылар.

Ирина МУЛЛИНА

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны МАХ-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Нет комментариев