Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Җан җал иткәндә

Җырык авыз - керәшенчә анекдотлар

Аш бүлмәсеннән әбисе кычкыра...

Аш бүлмәсеннән әбисе кычкыра:

– Вова, ашарга чык! Ботка бүлеп куйдым. Суына.

– Хәзер чыгам.

Вова компьютер каршыннан торып, кухняга чыга. Әбисе тиз генә аның урынына килеп утырып, интернетта анекдотлар эзли башлый.

– Әби! Өстәлдә берни юк! Ник чыгарга куштың?

– Юри чакырдым, анекдотлар укыйсым килде. Телефонда хәрефләр вак, күренми, ә монда экран зур! Холодильникта кичәге аш бар, ачыксаң җылытып ашый тора. Мин биш кенә минут карыйм да, берәр сәгатьтән ашарга әзерләргә чыгармын...

* * *

Җәннәт һәм тәмуг капкалары төбендә бер төркем хатын-кыз тора. Фәрештә боларны тезеп бастырган да әйткән:

– Кем иренә хыянәт итте, бер адым алга!

Хатыннарның барысы да алга атлаганнар, үз гомерендә чит ирләргә күз дә салмаган намуслы бер хатын гына урынында торып калган. Фәрештә соңгы сүзен әйткән:

– Барыгыз да тәмугка!

Теге хатынның һаман да урынында басып торганын күреп, кычкырып кабатлаган:

– Әй, чукрак, сиңа да тәмугка!

* * *

Күптән түгел генә өйләнгән бер ир иптәшенә зарлана:

– Булмый, туйдым, хатыннан аерылам!

– Ничек? Ул бит синең матур да, хуҗалыкчыл да.

– Кирәгеннән артык тәртип, чисталык ярата.

– Шәп бит инде!

– Әйтәсе юк! Төнлә торып, кухняга су эчәргә чыгам, йокы бүлмәсенә керүемә, урын җыеп куелган була.

* * *

Төнге сәгать өч. Җен ачулары чыккан ир күршесенең стенасын дөбердәтә:

– Нишлисең син, хайван?! Тромбоныңда уйнаудан тукта! Туктамсаң, билләһи, акылдан язам!

Күршесе:

– Акылдан язасың калмаган, ахры! Ике сәгать инде тромбонга кагылганым да юк.

* * *

Ике чит ил кешесе сөйләшә:

– Россиядә туй белән үлгән кешене соңгы юлга озату нәрсә белән аерыла?

Иптәше уйлый-уйлый, әмма аермасын таба алмый. Шуннан тегесе әйтә:

– Соңгы юлга озатканда бер исереккә кимрәк була...

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев