"Язлар алып килә назлар" Людмила Аланлының язга багышланган шигыре
Җан җал иткәндә

"Язлар алып килә назлар" Людмила Аланлының язга багышланган шигыре

Карендәшебез, автор-башкаручы Людмила Аланлы шигыре

Язлар

Язлар...Язлар...

Алып килә назлар,

Сихри нурлар сибә дөньяга.

Шатлык булып,

Илһам булып килә,

Бу җанымнан шигъри моң ага.

Язлар... Язлар...

Йөрәк җилкенүдән

Хисләр сыймый күңел ярына!

Язлар – ташкын!

Аның кочагында

Барам тәүге сөю ягына...

Язлар... Язлар...

Саф мәхәббәт килер,

Җанга шатлык нуры таратыр.

Сөю-назга,

Бәхетләргә төргән

Бу язларны һәркем яратыр.


Нет комментариев