Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Җан җал иткәндә

Василий Иванов: “Горурланам авылдашлар белән”

Марий Эл республикасының кече Носла авылында яшәүче Василий Ивановтан үзе иҗат иткән шигырьләр.

Кайтып киләм туган авылыма

 

Кайтып киләм туган авылыма,

Йөрәк ярсый, йөрәк ашкына.

Бала чакта йөргән сукмакларым,

Урамнарым мине сагына.

 

Эле тормыш монда тукталмаган.

Бер чишмә дә әле кипмәгән.

Инешемдэ йөзә каз-үрдәкләр,

Бер кая да алар китмәгән.

 

Каш өстенә кулын куеп карый,

Ап-ак чәчле матур әбиләр.

Әллә инде мине таныганнар,

Әллә инде мине көтәләр.

 

Урам буйлап матур матур өйләр

Күмелгәннәр бар да чәчәккә.

Горурланам авылдашлар белән

Барысы да лаек хөрмәткә.

 

Авылымны саклап калганнарга,

Авылымда яшәп калганга –

Барыгызга һәйкәл куяр идем,

Хәтерләрдә сезне сакларга.

 

 

 

Яшьлек турында.

 

Яшьлек бит ул кулдан тотып

Бу дөньяны күрсәтүче.

Яхшылыкны яманлыктан

Аерырга өйрәтүче.

 

Олыларны хөрмәт ит, дип

Һәр көн саен кабатлаучы.

Баштан сыйпап арттан тибеп,

Чал картлыкта озатучы.

 

Барыбыз да шушы юлдан

Берни күрми баручылар.

Яшь вакытта ни күрсәтсәк,

Алда шуны күрүчеләр.

 

Кай вакытта ялгышыпмы

Гаделсезлек китә, диләр

Яхшы картлык урынына

Яманына илтә, диләр.

 

Ялгышмасын яшьлек безнең

Бик әкерен алып барсын.

Барып җиткәч чал картлыкның,

Иң матурын сайлап бирсен.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев