Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Җан җал иткәндә

Валентина Кошкина шигырьләре

Кайбыч районының Олы Подберезье авылыннан карендәшебез иҗаты. Валентина Кошкина гомеренең күп өлешен балаларга белем бирүгә багышлаган.

Әниемә

Рәхмәт, әнием! Үзеңне аямыйча,
Ач үлемнән безне сакладын.
Авырлыкларга да бирешмәден,
Ирләр белән бергә атладың.
Рәхмәт, Әнием! Рәхмәт чын күңелдән,
Илнең ышанычын акладың.
-Укыгыз-, дип безгә син дәрт бирдең,
Кимсетсәләр, безне якладын.
Ирләр белән бергә сабан сөрден,
Ат карадың, булдың көтүче.
Юл эшләден, әгәр кирәк булса.
Шунда булдың урман кисүче.
Кочагыңны җәеп печән чаптын.
Урак урдын, тыныч ятмадын.
Ат урынына кечкенә арба тартып
Яльчик юлын күпме таптадын.
Куркытмады сине салкын җилләр,
Кар суларын ерып үттен син.
Ертык чабаталар ямый-ямый
Тыныч тормыш килүен көттең син.
Кимсетүләр сине сындырмады
Ихтыярын булды түземле.
Башым түбән иям, горурланып
Чын ана дип атыйм узенне.
Бар да үтте, тормыш матур, Әни!
Бу көннәрне көткән идең лә.
Кояш нурын сипкән зәңгәр һава
Мәңге булсын туган илемдә!
Зур күзләрең матур караса да,
Карт төс керде синең йөзеңә,
Ләкин инде ул агарган чәчләрең
Бер ямь бирә төсле үзеңә.
Күз алдында синең балаларың
Оныкларын- хәзер шатлыгың,
Инде, Әни, башка хәсрәт күрмә
Шатлык белән үтсен картлыгын!


Сызылып- сузылып таңнар ата.

Кайбыч ягы, үзебезнең район,
Яшә, матурлан син, чәчәк ат!
Без яшәгән олы уртак өй син
Ата- аңа туган, торган як.

Игенчеләр уңыш яулый бүген
Болыннарда һәм дә кырларда.
Дан җырлыйбыз бүген сиңа Кайбыч,
Шигырьләрдә һәм дә җырларда.

Тулып ашсын синең шатлыкларын
Бәхет керсен барлык өйләргә,
Кунак булып килгән зур уңышлар,
Икмәк булып күрсен өстәлгә.

Данын китсен ерак- еракларга,
Сызылып атсын Кайбыч таннары,
Һәркем сокланырлык болыннарда-
Кайбыч имәннәре шаулавы!
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев