Үгет җыруы: Гаделлек белән Җаманнык
Җан җал иткәндә

Үгет җыруы: Гаделлек белән Җаманнык

Геннадий Макаров музыкасы һәм сүзләре.

Җырак бер бушкырда җаңгыз карт яшәгән,
Җалгап көн әм төнен Аллага инәлгән.
Төнге бер төшендә пәриштә күренгән,
Башырып, аңардан изге карт сораган:

“Узган төн бик озак куркыныч төш керде,
Төшемдә киекләр бик каты сугышты”.
Пәриштә бу картка әйтте шул сүзләрне:
“Күренгән киекләр киекләр булмаган.

Җаманнык әм Гадел үзара сугышкан,
Кайсысы җиңәр, дип, көчләрдән сынашкан;
Мәкерле Җаманнык Гаделне алдаган,
Әм дә чын Гаделнең җегәре калмаган.

Шунда чын Гаделлек очкан күк өстенә,
Иисус Христоска, Ходайның алдына;
Җаманнык киткән, ди, җир өстен буйлатып,
Саксызлы кешеләр күңелен алдатып.

Җир әм күк Җаманга чыдамый тетрәгән,
Кешеләр саксызга Гаделлек әрнегән:
Җаманга биренеп кешеләр җангыша,
Җаманны азгыннан кешеләр сугыша.

Җаманны булганнар өметсез калырлар,
Әм дә күк өстенә аларны алмаслар.
Гаделле булганнар – өметле мәндәләр,
Күктәге Патшага җараулы булырлар”.

Г.Макаровның "Керәшен мәдәнияте" китабы


Нет комментариев