Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Җан җал иткәндә

Түгәрәк уен җыры

Бу җыр “Мәлкәнәй” ансамбле чыгышы өчен, үткән гасырның 80нче елларында ансамбльнең алыштыргысыз җырчысы Валентина Петровадан язып алынган иде.

Җыр түгәрәк уен вакытында җырлана. Җырның ике юлыда беренче тапкыр җырлаганда түгәрәк буйлап сузыбрак, икенче һәм өченче тапкыр җырлаганда җитез итеп җырлана, фигуралар белән баетыла.

 

1.Иртүк торып ат җибәрдем

Үрдәк чирәмнәренә.

Иртүк торып ат җибәрдем

Үрдәк чирәмнәренә.

Иртүк торып ат җибәрдем

Үрдәк чирәмнәренә.

 

Нинди җырлар җырлыйк микән,

Мәлкән чибәрләренә?

Нинди җырлар җырлыйк микән,

Мәлкән чибәрләренә?

Нинди җырлар җырлыйк микән

Мәлкән чибәрләренә?

 

2. Картузыңны күтәреп ки,

Матур кызлар сөйсеннәр.

Картузыңны күтәреп ки,

Матур кызлар сөйсеннәр.

Картузыңны күтәреп ки,

Матур кызлар сөйсеннәр.

 

Җыруыңны кычкырып җырла

Мәлкәнәйләр дисеннәр.

Җыруыңны кычкырып җырла

Мәлкәнәйләр дисеннәр.

Җыруыңны кычкырып җырла

Мәлкәнәйләр дисеннәр.

 

3.Ыкта җөзгән аккошларны,

Җаулык белән тотыгыз.

Ыкта җөзгән аккошларны,

Җаулык белән тотыгыз.

Ыкта җөзгән аккошларны,

Җаулык белән тотыгыз.

 

Без җырлаган җыруларны

Истәлеккә  тотыгыз.

Без җырлаган җыруларны

Истәлеккә  тотыгыз.

Без җырлаган җыруларны

Истәлеккә  тотыгыз.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев