Иркутск өлкәсе Алар районы Хареты авылында Арина Ермолаевадан язып алынган җыруны тәкъдим итәбез.
Күк кабаккайлары, ай, ачылса,
Күк өсләрен шунда күрербез;
Әйләрәйләрем, туганайларым,
Ходай бәхетләрне ким итмәсә,
Гомеренә бергә җөрербез.
Бәләкәй бакчаның бөтнеге,
Сахраларга чыккан хуш исе;
Әйләрәйләрем, туганайларым,
Сез - туганнар белән утырулар –
Мең тәңкәлек булды бер киче.
Биек кенә тауның башыннан
Тимер арба килә шөлдерәп;
Әйләрәйләрем, туганайларым,
Сез - туганайларым искә төшсә,
Күз җәшләрем килә мөлдерәп.
“Керәшен җыруы әйтә” китабыннан
Фото из личного архива Геннадия Макарова
Нет комментариев