Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Җан җал иткәндә

Шагыйрә Рәзинә Сәетгәрәева: «Питрауларга ел да барам, ерак булса да ара»

Тукай районының Биклән авылында яшәп иҗат итүче Рәзинә Сәетгәрәева сүзләренә бик күп җырлар язылган.

Күренекле җырчыбыз Лидия Әхмәтованың да “Джазлы Казан”  һәм  тагын берничә җырының сүзләр авторы да ул. “Керәшен карендәшләрем белән аралашып, тату яшибез, бәйрәмнәрен дә калдырмаска тырышам. Быел Питрау бәйрәменнән кайткач, күңелемә килгән хисләремне шигъри юлларга салдым”, – диде шагыйрә.

 

Ераклардан ай килдем лә,

Ашыга-ашыга мин килдем.

Карендәшләр бәйрәменә

Килүемә сөендем!

 

Җыру белән биюләре

Ай-яй матур, килешле!

Тату-бердәм булулары

Дусларга сөенечле!

 

Питрауларга ел да барам,

Ерак булса да ара, шул,

Бу матур Җөри бәйрәме

Мәңге күңелдә кала!

 

Рәхмәт Сезгә туганайлар

Ачык икән күңелегез, хай!

Тагын күрешергә язсын

Озын булып гомеребез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев