Раиса Герасимова: «Чү ашыкма...»
Җан җал иткәндә

Раиса Герасимова: «Чү ашыкма...»

Кукмара районының Кызыл тау авылында яшәүче карендәшебезнең шигырен тәкъдим итәбез.

Чу, сабыр ит, гомер атым,
Ник шулай ашыгасың?
Чабышка чыккан чаптар аттай,
Ник болай ашкынасың?

Салмак кына атлап барсаң,
Я, кем артыңнан куа?
Тирә-юньне күзләп, ләззәтләнеп,
Юртып кына барсаң, ни була?!

Чыгымчалап, тәртә ватып,
Зинһар, хафага салма.
Акрынаеп, бераз хәл ал,
Тик туктап кына калма.

Үз көеңә юртып барсаң,
Беркем камчылап кумас,
Бер «финишка» барып җиткәч,
Кирегә юллар булмас.

Куып тотам, нидер отам, диеп,
Ашыктырмыйк әле гомерне.
Бүгенгенең кадерен белеп яшик,
Гомерләр бит бик тә кадерле.


Комментарии

  • аватар

    Без имени

    0

    0

    Рая рэхмэт. Бик кыска шул гомерлэрне кадерен белее яшик.Бик эчиэлекле,мэньнэое.