Никифор Тукмачев Зәй ягының Югары Баграж авылында туган.
Сары шәфәк, сары офык,
Саргылт кояш, сары ай...
Ничек көзләр сары төскә
Юмарт буладыр шулай?
Урамнарда – сары буран,
Юлымда – сары келәм.
Сары сукмаклардан атлап,
Гомер көземә керәм.
Кырыс җилләр каеннарның
Толымнарын сүтәләр.
Оялып, тартынып кына
Күлмәк сала юкәләр.
Кемне алкышлый усаклар –
Торналар көтүенме?
Исән-имин гомеремнең
Көзләре җитүенме?
Нет комментариев