Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Җан җал иткәндә

Никифор Тукмачев: «Җан ышанмый: гомеремнең дә көзенә җиттем»

Шигъри сүз тәмен, бар нечкәлекләрен белеп язучы чын шагыйрьнең «Ябалак кар» шигырен тәкъдим итәбез

Ява, ябалак кар ява,
Салмак кына, тын гына.
Бар дөньяны акка күмә,
Кар түгелдер, моң гына.


Әйтерсең ак күбәләкләр
Куналар иңнәремә.
Исәрләнеп басып торам
Әкият илләрендә.


Җан ышанмый: гомеремнең
Мин дә көзенә җиттем.
Шул карларны күрер өчен
Зарыгып көзне көттем.


Яшьлеккә алып кайтучы
Әллә шушы кар микән?
Ябалак кар яуганнан да
Серле мизгел бар микән?


Балачакка алып кайтты,
Бишек җырын көйләде.
Ябалак кар мине бүген
Ак биләүгә биләде.

Югары Баграж авылы төркеме

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев