Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Җан җал иткәндә

Никифор Тукмачев: «Таңнарга карап таң калам»

Зәй районының Югары Баграж авылы егете, Түбән Кама шәһәрендә яшәп иҗат итүче керәшен шагыйре Никифор Тукмачев шигырьләре.

Авылым исләрен сагынам

Авылларның җырга күчкән
Иртәсе бар, киче бар.
Кабатланмас, җанга якын
Авылның үз исе бар, —

Кара мунча исләре бу,
Чапкан печән исләре,
Яңа ипи исләре бу,
Кайткан көтү исләре.

Шушы исләр җаныбызга,
Каныбызга сеңгәндер,
Авыл исләрен сагынган
Мин түгелдер, бердәнбер.

«Деревенщина» дип, кайчак
Чит итүчеләр булды.
«Син — тумыштан колхозчы», — дип
Кимсетүчеләр булды.

Яратмаган яратмасын,
Яратканнар табылыр...
Хушбуйларга алыштырмам
Авыл исен, барыбер.


Таңнарны без күрсен өчен...

Таңнарга карап таң калам,
Бездә таңнар ал икән.
Бездәгедәй алсу таңнар
Башка җирдә бар микән?

Ал таңнарны каршы алдым,
Шөкер, бәхет бар икән.
Ал таңнарга карап тору
Йөрәгемә ял икән.

Болытларга кояш нуры
Иң беренче төшәдер.
Сабыйлар йөзенә ал төс
Шул таңнардан күчәдер.

Яфракларда бөрчек-бөрчек
Татлы тамчы — бал икән.
Бәхетеңне табыйм, дисәң,
Туган җирдә кал икән.

Әйтегезче, кемнәр белә,
Таңнар нигә ал икән?
Әллә анда әтиләрнең
Кан төсләре бар микән?

Таңнарны без күрсен өчен
Алар шәһит киткән бит.
Кан коеп җир сугарган чор
Күптән түгел икән бит...

Фото: Фирая Моратова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев