Никифор Тукмачев: «Әллә ничек үтте гомер»
Карендәшебез Никифор Тукмачевның өр-яңа шигыре.
Көннәр — сиңа хыялымда кайтып,
Сөелеп юанган көннәр ул.
Минем төннәр — төшләремдә күреп,
Сөенеп уянган төннәр ул.
Минем язлар — сайрар кошлар белән
Кайтуыңны көткән язлар ул.
Бер кайтмасаң бер кайтырсың диеп,
Теләп өмет иткән язларул.
Минем көзләр — кыр казлары аша
Сина сәлам илткән көзләр ул.
Минем йөзләр — көзнең сарылары,
Сагышлары сеңгән йөзләр ул
Гомер юлым — синсез генә узган,
Ялгызлыкта үткән юллар ул.
Минем гомер — зая үткән түгел,
Сине көтеп үткән еллар ул.
Әллә ничек кенә узды вакыт,
Башкачарак үтте гомерем.
Бер мизгелен кайтарасым килә,
Беләм юкса, мөмкин түгелмен.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев