Нагайбәкләр җыруы: Чияләр пешкән (ноталар белән)
Җан җал иткәндә

Нагайбәкләр җыруы: Чияләр пешкән (ноталар белән)

Геннадий Макаровның «Нагайбәк җырулары һәм музыка уен кораллары китабыннан» алынды.

Әйдәгез әле, ай-гай, без барыйык,
Чияләр дә пешкән, дей,
Ай-гай, туганнарым, карыйык.
Бу гумерләр безгә, ай-гай, ике килмәс,
Уйнаплар да, көлеп үк,
Ай-гай, туганнарым, карыйык.

Җырлыйк әле, ай-гай, без җырлыйык,
Җырлыйык без шушы лай,
Ай-гай, туганнарым, көйләргә.
Җырласак шушы көйләргә,
Калыр әле сагынып,
Ай-гай, туганнарым, сөйләргә.

Өй бакчасының, ай-гай, ай, чиясе
Бөгелеп тә җиргә, дей,
Ай-гай, туганнарым, тиясе.
Кайларга барса, ай-гай, рәхәт күрсен
Шушы да лай өйнең, дей,
Ай-гай, туганнарым, иясе.


Нет комментариев