Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Җан җал иткәндә

Метери дәдәй турында мәзәкләр

Мамадыш районының Үсәли авылында язылып алынган мәзәкләр.

Чиртужы юкка чыккан

Владимир авылыннан Метери дәдәй Үсәли РТСында слесарь булып эшләде.Җор телле,шаян кеше иде. 

Шулай бервакыт директор Хәсән Хабриевич Метери дәдәйне контора янында очратып гади генә бер металл тартма ясарга куша, җирдә аның формасын сызып, үзе каядыр китеп бара. Ул көнне Метери дәдәй "шайтан суы" эчеп, кәеф-сафа корып йөри, тартма бөтенләй онытыла. Икенче көнне директор останы чакырып:
– Метери дәдәй, минем заказ үтәлдеме? – дип сорый.
– Кәсән Кәбриеч, син аны кәгазьгә сызып бир, кичәге чиртужыңны җил алып китте, – ди аңа Метери дәдәй.

Җайлы эш

Шулай бервакыт Метери дәдәй йорты каршындагы су колонкасын ныгытып, көйләп йөри.
– Метери, бер минут та эшсез тормыйсың инде, – ди янәшәдән үтеп баручы Начтук түти.
– Прсидәтел кәнсәләргә чакырып, авылдагы колонкаларны карап, барлап торырга кушты, көзгә печәне, саламы, икмәге булыр диде, – ди Метери дәдәй, мыек астыннан гына елмаеп.
Начтук түти өенә кайткач:
– Кул кушырып өйдә утырасың, Метери әнә нинди җайлы эш тапкан, прсидәтелгә барып син дә эш сорап кара, – дип ире Микулайны кыздырып кала. 
– Начтук, ышанма син Метери сүзенә, сине шаярта, юрамалый әйтә бит ул, – ди Микулай.

Баганаларны җәллим

Үсәли РТСында зур машиналар гаражы төзеп куйдылар. Метери дәдәй шуны карап йөри. "Метери дәдәй, мәйтәм, кимчелекләре, җитешмәгән урыннары бармы әллә? "Гаражга тел-теш тидерерлеек түгел, бөтен җире килгән. Менә бу тимер баганаларны җәллим, гомер буе шушы авыр тимер-бетон плитәләрне күтәреп торачаклар бит," – диде метери дәдәй.

Мансур Фазылов

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев