Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Җан җал иткәндә

Марина Тимашова: “Керәшен кызы, син җырласаң, дөнья тынып кала...”

Сигезенче 8 март халыкара хатын-кызлар көне белән.

Керәшен кызы, кигән калфагыңда
Гасырларның төсе чагылган.
Йөзләреңдә кояш нуры балкый,
Әни, әбиләрдән багылган.
Кушымта:
Керәшен кызы, ай-һай чибәр
Биле нәзек, тал сыман.
Бигрәк уңган, бәхетле бул
Сокланып туймыйм сиңа.

Кигән күлмәкләрең искитмәле,
Альяпкычың кулдан чигелгән.
Муеныңда синең көмеш түшлек,
Элек заманнарда тезелгән.
Кушымта.
Ишетелсен барлык җиһанга да,
Синең моңлы, сихри тавышың.
Син җырласаң дөнья тынып кала,
Оныттыра йөрәк сагышын.
Кушымта.
Кияүгә чыкканда син онытма,
Түгәрәк яулыгыңны бәйләргә.
Кунелеңдә иман нуры булса,
Менәрсең син биек үрләргә.
Кушымта:
Керәшен кызы, ай-һай чибәр
Биле нәзек, тал сыман.
Бигрәк уңган, бәхетле бул
Сокланып туймыйм сиңа.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев