Мария Савельеваның Покрауга багышланган шигырьләре
Җан җал иткәндә

Мария Савельеваның Покрауга багышланган шигырьләре

Түбән Кама районының Келәтле авылында яшәүче Мария Савельева Покрау бәйрәменә үзе язган шигырьләрне юллый.

Покраулы көзләр җиткәндә
Әти-әни безнең тырышкан,
Покрауларда бәйрәм ясарга.
Чишмәләрдән суын алган
Сары самоварга салырга.

Көзге кебек ялтыратып юган
Самоварын куйган өстәлгә.
Мәтрүшкәле кавын чәе белән,
Теләгәндер саулык өстәргә.

Сагынамын әти-әнине
Покраулы көзләрем җиткәндә.
Хуш исле кавын пируглары —
Утын ягып пешкән пичләрдә.

Келәтледә — тагын Покраулар,
Табыннарда оҗмах сыйлары.
Бүгенгедән аерыла да,
Узганнарны урый уйларым.

Покрау белән котлап
Җәйләр үтте, чәчәк-түтәлләр
Югалттылар асыл бизәкне.
Сабый чакның киң урамнары
Сагындыра өзеп үзәкне.

Юк-юк, һич зарлануым түгел,
Күңелкәем бик нык сөенә.
Урман-кырлар, болыннары да
Үзгәрәләр вакыт көенә.

Һәр агач сары төскә кергән,
Көзге байлык, көзге матурлык.
Уттай тәлгәше — миләшләрнең,
Тәмен татып хәйран калырлык.

Покрауларны бәйрәм итәбез
Шушы матур алтын көзләрдә.
Покраулар алып килсен иде
Татулык җирдә кешеләргә.

Покраулар — көзге муллык, байлык,
Мал-туарың, җылы утарың...
Илләр гел имин булсын иде,
Шуны телим сезгә, дусларым.

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны МАХ-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Нет комментариев