Любовь Игнатьева: "Яшь буыннар берүк онытмасын, кадерен белсен алар һәр таңның!"
Җан җал иткәндә

Любовь Игнатьева: "Яшь буыннар берүк онытмасын, кадерен белсен алар һәр таңның!"

Әлмәт районы Кәләй авылында яшәүче Любовь Игнатьевадан шигъри юллар

Бәйрәм арты бәйрәм килә тора,
Җитмеш җиде Бөек Җиңүгә!
Син генә юк, әтием, арабызда,
Күз яшьләнә искә төшүгә.

Ветераннар, рәхмәт, хөрмәт сезгә,
Күптер сездә йөрәк ярасы.
Шул дәһшәтле еллар хәсрәтләрен
Күрмәсен баламның баласы!


Әтием сөйләгәннәр истә әле дә,
Сугыш булган бик тә куркыныч.
Күпме югалтулар, авырлыклар,
Ялгыз калулары аяныч.


Яшь буыннар берүк онытмасын,
Кадерен белсен алар һәр таңның,
Улларыбыз һәрчак уяу булсын,
Сакласыннар сөекле Ватанын!

Фото


Нет комментариев