Луиза Янсуар: "Дуслары –  дус, ишләре иш иде әле кичә генә дөньяда
Җан җал иткәндә

Луиза Янсуар: "Дуслары – дус, ишләре иш иде әле кичә генә дөньяда

Шагыйрәнең чын йөрәктән чыккан сүзләрен сез дә укып карагыз

...Офыкларның ефәк тоҗымына 
Икебезнең йөрәк тоташкан. 
Күкләр алтын-зәңгәр ука белән 
Чигелгәндәй, әнә, тоташтан! 

Яфрак өннәреннән алсу алма 
Тәгәри дә чыга юлыңа... 
Йөрәк арфасында уйный кемдер –  
Шулкадәрле назлы орына... 

Һәм каңгырап йөри кешеләрнең 
Үксез өметләре, хыялы... 
Яратуым белән генә бары 
Юата да, җылыта да алам 
Бу бәгыре каткан дөньяны.

ИСЕМСЕЗ
Дуслары –  дус, ишләре иш иде
Әле кичә генә дөньяда. 
Исем тапмыйм бүген берсенә дә,
Әверелеп җансыз кыяга,
Басып торам кыл уртада –
Алар 
Әйләнә дә, никтер тулгана,
Керфек күтәреп бер карасам да,
Төсләреннән күңел болгана. 
Җавап көткән кебек соравына, 
Тора алар... аннан дәшәләр... 
Күз алдымда бары теткәләнеп,
Сәләмәгә калган рәшәләр. 
Дуслары – дус, ишләре иш иде. 
Ярлары да бераз яр сыман. 
Исем тапмыйм бүген 
Берсенә дә. 
Барысын да бердәй ятсынам.


Нет комментариев