Луиза Янсуар: «Теләкләрең була күрсен кабул»
Шагыйрә Луиза Янсуарның «Язам сиңа» дигән шигырен тәкъдим итәбез.
Язам сиңа
Пишу тебе, что я лечу домой (Сплин).
Язам сиңа яңгырлардан – төнге.
Кояш иркәләгән иртәләрдән.
Кочып алган чакта ят бер шәһәр
Кинәт, якын итеп, җилкәләрдән.
Парклардан, урамнардан язам,
Храмнардан – келпеп торган шәмнәр.
Синең йөрәк
Әйтмәсәм дә...
Юкса...
Белеп тибә:
Ничек миндә хәлләр.
- Ашыкма, – ди. –
Ашыгырга иртә!
Ашыгырга...
Иртә безгә...
Сабыр!
Язам сиңа – төнге отельләрдән:
«Теләкләрең... була күрсен... кабул...»
Вокзаллардан, таксилардан язам.
Самолеттан –
Калдырганда җирне.
Мин югында...
Ялгыш кына...
Ялгы-ы-ыш...
Урларлар күк
Дөньясыннан –
Сине.
Чыгармын күк,
Бутап,
Ят ишектән...
Секундларны
Саный-саный язам...
Хәбәреңнән җиңел сулар өчен:
– Җирдә һаман.
Адресым да – Казан.
6-11 сентябрь 2017
Казан-Мәскәү
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев