Луиза Янсуар иҗаты
Талантлы карендәшебез Луиза Янсуар Питрәч районының Кәвәл авылында дөньяга килә.
КАУРЫЙ
- Анда әле син җаныңны бирердәй кешеләр ничәү калды?
- Кул бармаклары җитәрлек кенә.
- Ай белән кояш астындагы дөньяда алар ике кулга әле дә бишәрме?
Бер сөйләшүдән
Сүзләрне син каян алганың,
Һәм кая салганың - хәтерлә.
Сүзләрнең кайтасы бар, диләр,
Бездән соң әйләнеп Тәңрегә.
Үтәсе - бизмәндә үлчәнеп
(Герләре, имештер, каурыйдан),
Ә аннан ишекләр аркылы -
Йөз биккә, мең биккә ябылган.
Кергәндә ялганның йодрыгы
Сындырып аркылы кабыргаң,
Курыкма шуңарга... курыкма...
Онытма шуларны...
Сабырлан!
"Йөрәген алдык, - дип, - умырып..." -
Сөйләрләр.
"Сындырдык!"
"Сындырдык!!!"
Каурыйдай-каурыйдай болытлар
Тамызыр яктысын - тымызык.
Җаныңның ни белән кайтасын
Беләсең үзең дә. Тәңре дә.
Шуңа да... артыгын сөйләмә.
Кул тыкма - тере бер бәгырьгә.
Калсын тик каурый эз - хәтердә.
СЫРХАУ
Әнкәй урынына кала
Икән лә туган илләр.
Харрас Әюп
Сырхаулары белән. Яралары.
Сызлануы белән. Догалары.
Яклыйсы да килә әллә кемнән,
Саклыйсы да - үтәп йолаларны.
Колак салып ятам ютәленә -
Төннәр буе йокы керми күзгә.
Әнкәйләрнең догасыннан калса,
Җиһан инде була икән үзгә.
Күзләреңә карап торам, илем,
Яраларым ачык - туный җилең.
Авызымда - үлеп барган телем.
"Син кем идең, - диям. -
Син кем идең..."
Иренемдә тәме - онытылган...
Ирекнеңме... күрекнеңме әллә...
Әсәренеп торам мин бер мәлгә:
Ышаналмый ул татлы да үзе,
Һәм кырку да үзе -
Газиз тәмгә.
Йөрәгемдә - мәңге тере җаның,
Тамырларда аккан чакта каным.
Саклыйсы да килә әллә кемнән,
Яклыйсы да, диеп:
"Терел, наным!"
Күзләреңә тутырыплар, тутрып,
Үзәк өзлеп,
Карап торган чагым.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев