Кайбыч районының Иске Тәрбит авылында яшәүче Людмила Ивановна күңелендә булганнарын шигъри юлларга салырга ярата.
Төнге авылым урамыннан атлыйм,
Ике йортның берсе ябылган.
Хуҗасыз йорт тәрәзәләре
Балкымый, караңгыга чумган.
Дүрт-биш бала үсеп чыгып киткән
Йортлар утыралар боегып.
Монысының киртәләре ауган,
Тегесенең чалышайган түбә кыегы.
Заманында гөрләп торган авыл
Тавыш-тынсыз төнне каршылый.
Урамыннан ник бер кеше узсын,
Бу бушлыктан күңел сыкрый.
Бала-чагалар да чыр-чу килми,
Тып-тын авыл, үлем тынлыгы...
Кая бара дөнья, ник ятим син,
Кая китте авылым җанлыгы?!
Нинди матур мәдәният йорты,
Яңа мәктәп төзеп куйдылар.
Элек меңләп укучы булган –
Хәзер илле генә бала укыйлар.
Шул сорауга җавап таба алмыйм:
Нишләп бетә зур-зур авыллар?
Ни кызганыч, якынлыгың синең
Олыгайгач кына аңлыйлар...
Соңга калып кына искә төшерәбез
Күңелле ваемсыз бала чакны.
Кайтыйк туган якларга,
Ягыйк пичне, кабызыйк учакны...
Фотолар: Иске Тәрбитнең вконтакте төркеменнән.
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев