Мамадыш районында яшәүче карендәшебез үзизоляция чорын җырлап уздыра
Мамадыш районы Ташлыяр авылында туып үскән керәшен җегете Артур Афанасьев үзен иҗатта, сәхнәдә тапкан. Төрле конкурсларда катнашып, дәрәҗәле урыннар яулаган егетне республикада да күреп алып, төрле матбугат чаралары еш язып тора. Артур район күләмендә уздырылган төрле чараларда катнаша, КВН командасында да уйный. Шигырьләр яза, матур җырлый да.
Күптән түгел ул җырлавын видеога төшереп, социаль челтәрдә урнаштырды. Бу чыгышны виртуаль "тамашачылар" бик җылы кабул итте. "Үзеңнең дә күңелеңне күрәсең, кешеләргә дә шатлык өләшәсең", - дип язып куйганнар видео астына.
Нет комментариев