Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Җан җал иткәндә

Керәшен халык җыруы: “Кайбыч такмаклары”

Җырлаучысы булганда җыр мәңге яши.

Җырлар өчен килгән без,

Биер өчен килгән без.

Җана торган җөрәкләрне

Бастырырга килгән без.

 

Алма бакчасына керсәм

Җәшел чирәмнәр тездән.

Мөмкин булса, бер минут та

Аерылмас идем сездән.

 

Заграничный пыяла

Баскан саен уала.

Безнең Иван күп сөйләшми

Сөйләшергә ояла.

 

Омский да безнеке,

Томский да безнеке.

Күп җырлагач та туймыйбыз

Гармунчыбыз безнеке.

 

Әй, бииләр, бииләр

Көе килми димиләр.

Көе килми димиләр

Сикерә-сикерә бииләр.

 

Безне кеше әйтә инде

Бу балалар азган дип.

Без әйтәбез азмаган дип

Кодай шулай җазган дип.

 

Әй, җәшь чагым, җәшь чагым,

Җәшь чагым - матур чагым.

Очкан кошлар түгел бит ул

Әйләнеп кайтмый тагын.

 

Агыйделдән җөзеп килә

Җегерме сигез бала.

Ашыйк-эчик, уйныйк-көлик

Гомерләр узып бара.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев