Җыр-моң - тормыш юлдашы.
Аралар җырак булса да, күңелләр җакын булсын,
Эй, канатым най, күңелләр җакын булсын най.
Сандугачым, син бәләкәй, зурайырсың кагынгач,
Эй, канатым най, зурайырсың кагынгач лай.
Бер уңнарга, бер сулларга, карыйм сезне сагынгач,
Эй, канатым най, карыйм сезне сагынгач лай.
Кызыл-кызыл бөрлөгәннәр җул буйында тезелгән,
Эй, канатым най, җул буйында тезелгән нәй.
Минем кеүек барлар микән сезнен өчөн өзөлгән,
Эй, канатым най, сезнен өчөн өзөлгән нәй.
Сары сандугач баласы тал төбендә таш ашый,
Эй, канатым най, тал төбендә таш ашый лай.
Тасма телләргә ышанма, тасма телләр баш ашый,
Эй, канатым най, тасма телләр баш ашый лай.
Аралар җырак булса да, күңелләр җакын булсын,
Эй, канатым най, күңелләр җакын булсын най.
Нет комментариев