Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Җан җал иткәндә

Карендәшебез Никифор Тукмачев шигырьләре

Никифор Тукмачев – Зәй ягының Югары Баграж авылы егете. Шигъри сүз тәмен, бар нечкәлекләрен белеп язучы чын шагыйрь ул.

Никифор Тукмачев «Җырларымны сиңа язам» Түбән Кама, 2008, 112 бит.

Җырларымны сиңа язам.
Яшьлекне искә алып.
Сәламнәремне җибәрәм
Шушы җырларга салып.

Сиңа язам хатларымны,
Бу хатларым үткәннән.
Хәлләреңне ишеткән юк,
Белә алмыйм күптәннән.

Хатларымны сиңа язам,
Җавап алмам, көтсәм дә.
Үткәннәргә кайтып булмый,
Инде ни хәл итсәм дә.

Хатларымны сиңа язам,
Барсын иде җыр булып.
Үткәннәр күңелдә калды
Бер бәхетле бер чор булып.

Җырларымны сиңа язам,
Җыр язылмый кирәктән.
Бу җырларым - синең өчен,
Бу җыр тамды йурәктән.

Никифор Тукмачев «Замандашка», Түбән Кама, 2008, 143 бит.

Шаккатма, күрсәң асфальтта
Тишелгән үләннәрне.
Чагыштырып кына кара
Безнең ни күргәннәрне.

Андый гына авырлыклар
Безгә дә бит ят түгел.
Без тормышка шыткан еллар
Асфальттан йомшак түгел.

Кыяда үскән агачтай,
Торабыз туган җирдә.
Кузгалсак, тик кузгалырбыз
Кыялар белән бергә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев